Чепьядагы шифаханәгә урыннар быелга тулган
Райондашларга вакытында язылып куярга кушалар
Шулай дип белдерде «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Фәния Йосыпова.
Бирегә кешеләр бик теләп йөриләр, " чын шифаханә", диләр, бер килгәне гел килә, күршедән, ерак районнардан да чират торалар, Казан халкы да ярата (шәһәрләр бик күп, Казан, Чаллы, Түбән Камадан, Сарман районыннан һәм башкалар).
Хәрби хәрәкәт инвалидларына, катнашучыларга, егетләрнең пенсия яшендә булган әти-әниләренә урыннар чиратсыз каралган. Шул исәптән, СВО гаиләләренә урыннар чиратсыз бирелә.
Шуңа күрә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина райондашларга вакытында алдан-ала язылып куярга куша.
Быел үзәктә күнегүләр ярдәмендә нейропсихологик коррекция юнәлеше буенча эшләячәкләр, шөгыльләр терапиясе дәвам итәчәк, синель үткәргече белән эшләү булачак, ротангадан әйберләр үрәчәкләр, " Бөгелүчән арка" дигән күнегүләр каралган. Ял итүчеләргә файдасы тисен.
Узган ел " Наз" үзәге үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте, хезмәт коллективы шушы еллар эчендә гел макталды, алга таба да кешеләр өчен ихлас күңелдән эшләргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев