Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Чепья янгын сүндерүчеләре авылларда нишли

Шәхси торакларда янгынны булдырмау, хуҗаларга янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан Чепья янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре авылларга чыкты.

Коры әңгәмә корып кына, ниндидер белешмәләр өләшеп кенә халыкның игътибарын җәлеп итеп булмый. Йортларны күзәтеп йөргәндә бүлек хезмәткәрләре кимчелекләрне күрәләр, аларны бетерү юлларын да күрсәтәләр.

- Халыкның иминлеге йорт хуҗаларының үзләреннән тора, - ди бүлек җитәкчесе Габдулла Ганиев. - Тикшергәндә без, иң беренче чиратта, йортта электр хуҗалыгына, мичләргә игътибар итәбез. Шәхси секторда янгыннар электр чыбыклары, мичләр төзек булмаганнан күбрәк чыга.

Йортларны тикшергәндә инспекторлар иң беренче чиратта күп балалы гаиләләр яшәгән, яки тәртипсез гаиләләр яшәгән йортларга игътибар итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250