Чүпкә баткан плотина ярлары – җәйге ял галәмәте (+фоторепортаж)
Су коену сезоны артта калды. Быелгы җәйге челләдә суга кереп тәнгә рәхәтлек алучылар аз булмады. Су буйларына килеп күңел ачучылар гына да күренде.
Инде бушап калган яр буйларына сәяхәт ясарга булдым. Җәй буе үз куенына кабул иткән плотиналарга бер караш ташлауга ук күңелләр әллә нишләп куя. Чөнки Шубан авылы янында урнашкан плотинаның тирә-юне чүп кенә. Анда чүпне җыештыруны кирәк санамаганнар да. Сосна авылы янәшәсендәге плотинада хәл бераз уңаерак, ләкин шулай ук вак-төяк чүпләр күзгә ташлана. Ә менә Субаш авылы плотинасы яны яшел хәтфәдәй җәелеп ята. Анда чүп юк. Шуңа да табигатенең гүзәллеге күзгә күренеп, кояшның сихри нурлары төшкән су ялтырап, тынычлыкта яткандай тоелды. Калган плотиналардагы хәл ничегрәк икәнен күзалларга мөмкинлек булмады, алай да алар да кышка Субаштагы кебек чисталыкка төренеп керсәләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев