Чәйнең зыяны бармы?
Төрлесе

Чәйнең зыяны бармы?

Белми эчсәң, дару да агуга әйләнә, диюләре дөрестер. Чәй эчүнең дә кагыйдәләре бар.

Шуларның иң мөһиме – кичәге чәйне бүген эчәргә ярамый. Озак торган заваркада ачу процессы башлана, анда таркалу продуктлары – кофеин һәм пурин концентрациясе арта.

Ягъни яраклылык срогы чыккан пешкән чәйдә организм өчен зыянлы процесслар башлана.

Икенчедән, сатудагы чәйләрне игътибар белән сайлау мөһим. Ә иң яхшысы – үзең белгән үләннәрне җыеп киптерү.

Шунысы да бар: чәй – ул су түгел. Организмга чиста су һәрвакыт кирәк. Шуңа чәйне су урынына эчү дөрес түгел, ди табиблар, дип яза Өмет.

Автор : Сафина Язгөл
Чыганак: Интересные факты
Фото: pixabay.com/ru
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


чәй

Нет комментариев