Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Чип куя башладылар...

Ветеринар табиблар 1 февральдән үз участокларында эшләрне башлап җибәрәләр

Чепья авылында яшәүче Алексей Кирилов 2013 елдан бирле Чутай ветеринария пунктында участок мал табибы булып хезмәт куя. Этләрне чиплаштыру эшен дә ул иң беренче чиратта үз хуҗалыгыннан башлап җибәрде. «Этләрнең сәламәтлегенә зыян китерә торган процедура түгел ул чиплаштыру, шуңа да аннан курыкмаска кирәк», ди Алексей Вячеславович.

Соңгы вакытта республикабызның шәһәр һәм районнарыннан этләрнең кемгәдер булса зыян салуы турында төрледән-төрле хәбәрләр ишетелеп тора. Районыбызда да этләр белән вәзгыять кискен. Эт тешләү очрак-лары безнең районда да теркәлгәли һәм белгечләр, җиңелчә генә тешләү булган очракта да хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә куша, чөнки эттә котыру авыруы булырга мөмкин. Бу чир эттән кешегә күчсә, кызганыч, ахыры үлем белән тәмамлана.

Этләр белән булган вәзгы-ятьне уңай якка хәл итү өчен быелның 1 гыйнварыннан Татарстан хөкүмәте карары нигезендә этләрне чиплаштыру башланды. Бу нәрсә өчен эшләнә? Мәҗбүриме? Түләүлеме? Этләрен чиплаштыруга риза булмаучыларга нинди җәзалар каралган? Шушы һәм башка сорауларга җавапны район ветеринария берләшмәсенең баш табибы Алмаз Исрафилов белән үткәргән әңгәмәбездән укып белә алачаксыз. 

— Алмаз Зөлфәтович, безнең районда бу эш кайчан башланып китәчәк һәм нинди тәртиптә башкарылачак?

— Әлеге карар нигезендә без районыбыздагы һәрбер хуҗалыкта булган этләрне чип-лаштырырга тиешбез. Монда инде өйдә тотыла торган эт тә, бәйдә тора торганы да керә. Безнең тарафтан чиплар инде сатып алынды. Этләрне чиплаштыру өчен ветеринария табиб-лары өйдән-өйгә йөриячәкләр. Райондашларыбыздан өйдә булулары, кирәкле документларны әзерләп куюлары гына сорала. Бу этнең сәламәтлеге өчен зыян китерә торган процедура түгел. Һәрбер чип индивидуаль, стериль упаковкада урнашкан. Нәкъ укол кебек кадала, этнең тире астына (между лопатками) җибәрелә һәм инде киләчәктә шул урынга махсус җайланманы китергәч, бу эт турында бөтен мәгълүмат та күренә торган булачак. 

Ветеринар табиблар 1 февральдән үз участокларында эшләрне башлап җибәрәчәк. Әгәр, ветеринар табиб кергәндә кеше өйдә булмый һәм үзенә җайлы вакытта чакыртырга тели икән, бу очракта үзегезнең участоктагы ветеринар табиб белән элемтәгә керергә кирәк булачак. Этләрен чиплаштырырга риза булмаган кешеләргә административ чара — штраф каралган, ләкин ул штрафны түләп кенә дә чиплаштырудан читтә калып булмаячак, чөнки чиплаштыру мәҗбүри куелган таләп. Штраф салынган кешегә күпмедер вакыт биреләчәк этен чиплаштырырга, шул вакыт аралыгында да бу эш башкарылмый икән, яңадан штраф салына, ләкин инде аның суммасы зуррак булачак. 

Шуны да искәртеп узасым килә, әгәр ветеринар табиб этне чиплаштырганнан соң этегез балаласа, өч ай эчендә аларны шулай ук чиплаштыру мәҗбүри.

— Чиплаштырыр өчен эт хуҗасыннан нинди документлар сорала?

— Хуҗа кешенең паспорты, ИНН, этнең яшәү урыны адресы, хуҗаның телефон номеры, этнең ветеринар паспорты, әгәр юк икән, ул чиплаштырылган вакытта белгеч тарафыннан эшләп биреләчәк һәм эт турында бөтен мәгълүмат: кличкасы, нинди төргә каравы, туган көне, нинди төстә булуы һәм башкалар. Әле мәгълүматлар тулысынча «Хорриот» (хайваннарның мәгълүматлар базасы) дигән исәпкә алу федераль дәүләт системасына урнаштырылачак.

— Әлеге хезмәт түләүлеме?

— Әйе, чип үзе 115 сум тора, ә аны ясау 100 сум, гомуми 215 сум була бер эткә, ә инде күбрәк эте булучы һәрбер эткә дә шушы сумманы түләргә тиеш була. Шушы ук вакытта һәрбер эткә котыру авыруына каршы бушка вакцина да ясалачак. Котыру авыруына каршы укол шулай ук елга бер мәртәбәлә ясала. Эт тоткан кеше аны ясатырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә бу вирус табигатьтә бар — төлкеләрдә. Алар аны йөртәләр, үзләре авырт-маска да мөмкин, ләкин этләр белән контактка керәләр икән, әгәр эткә вакцина ясалмаган булса, ул авыру эткә күчәчәк, аннан соң эт үзенең хуҗасына да ташланырга мөмкин. Ә кеше өчен бу авыру үлем очрагы белән тәмамлана. Эт тоткан кеше бөтен җаваплылыкны да аңларга тиеш.

— Чиплаштыруның халык өчен тагын нинди уңай яклары бар?

— Һәрбер эттә индивидуаль 15 санлы номер булачак. Шунлык белән аны бүтән эт белән бутап булмаячак. Этләрнең нәселләре төрле бит инде, арада бик кыйммәт бәягә йөри торганнары да бар. Андый этне урлаган очракта, шушы чип ярдәмендә этне табып булу мөмкинлеге дә арта, үз этең икәнне дәлилләү дә җиңел булачак. Урамда этләр югалган очракта да бу чиплар сезгә ярдәмгә киләчәк, башка район яки шәһәрдә эт табылса да, базадагы мәгълүмат аша аның сезнеке икәне күренәчәк.

 — Алмаз Зөлфәтович, бу чара ни өчен кирәк дип саныйсыз?

— Беренчедән, чиплаштырып, база булдыруы хөкүмәтнең тәртип салуга беренче адымы дип саныйм, икенче адымы — этнең күләменә карап, санын билгеләү. Аннан соң кешеләр эт сатып алыр алдыннан да җитди уйларга тиеш булачаклар. Чөнки кайбер очракларда бала сораганга гына эт алына да, балага аның кирәге калмагач, ул каядыр илтеп атыла я урамга чыгарып җибәрелә.

Безнең райондагы урам этләре дә әллә каян килмәгән инде алар. Шуңа да эт тотучылар бу адымнарына җаваплы карасын өчен дә бик кирәкле чара бу.

Чиплаштыру чит илдә күптән бар иде инде. Германиядә, мәсәлән, этне урамга йөртергә алып чыгалар икән, аның артыннан җыештырып йөри торган бөтен кирәк-яракларны да хуҗасы үзе белән йөртә. Этне махсус урыннарда гына йөртергә ярый һәм намордник белән. Тора-бара бездә дә шундый тәртипләр куллана башланачак инде ул.

— Чиплаштыруны шәхси клиникалар да эшли алачакмы?

— Әйе, эшли алалар. Безнең районда Зур Лызи авылында ветеринар табиб Алёна Буянова бар, ул да бу эшне башкарып чыгуда безгә ярдәм итәчәк. Ул этләрне чиплаштырганнан соң, мәгълүматларны да алып калачак һәм аннан соң үзе район ветеринария берләшмәсенә тапшырачак.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әлеге язмабызны тәмамлап шуны искәртеп узасы килә. Чиплаштыру белән, әлбәттә, бөтен кеше дә риза булмаячак. Әмма, эт тотучылар этләрен иректә йөртмәсен өчен, урамда йөрүче өлкәннәрне, балаларны уйласын өчен бик әйбәт алым бу. Котырган эт белән күзгә-күз бер генә тапкыр да очрашмаган кеше генә аларның куркынычын аңламый. Ә эт ташланудан зыян күрүчеләр өчен ул тән ярасы гына түгел, ә гомерлек күңел ярасы да булып кала.


Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хайваннар