Чын кыш кайчан килер? - метеоролог җавап бирә
Якынча фаразлар буенча, декабрь дәвамында климатик нормадан җылырак һава торышы булачак, әмма ноябрьдәге кебек үк сизелерлек булмый
Якынча фаразлар буенча, декабрь дәвамында климатик нормадан җылырак һава торышы булачак, әмма ноябрьдәге кебек үк сизелерлек булмый.
Казанда тотрыклы аномаль җылылыкны чын кышкы һава торышы декабрьнең икенче яртысында гына алыштырачак. Бу фаразны «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, декабрьнең беренче декадасы элеккечә үк җылы була. Беренче һәм икенче декада тоташкан вакытта гына үзгәреш булачак.
«Бары тик 9-11 декабрь тирәләрендә генә кышкы һава торышына күчеш көтәргә була. Кар да яварга мөмкин, температурада тискәре күрсәткечләргә – якынча 5-10 градуска кадәр төшә башлаячак», – дип сөйләгән Шувалов.
Якынча фаразлар буенча, декабрь дәвамында климатик нормадан җылырак һава торышы булачак, әмма ноябрьдәге кебек үк сизелерлек булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев