Чын мәхәббәт мәңге үлми
... Ислам белән Зәйнәп бер класста укып, бер-берсен мәктәп елларыннан ук үз итеп, дусларча гына очрашып йөриләр...
Баласын тапканда да Зәйнәп авырый иде әле. Ул балага узгач үзен начар хис итә башлый. Табибка да күренәләр, файдасы булмый. Балага узу тәэсире дип уйлый Зәйнәп. Аның баласын югалтасы килми.
... Ислам белән Зәйнәп бер класста укып, бер-берсен мәктәп елларыннан ук үз итеп, дусларча гына очрашып йөриләр. Ислам уртачарак, ә Зәйнәп яхшы билгеләренә укый. Кыз егеткә укуында бик булыша, чын дуслык шуннан башлана. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, укуларын дәвам итмиләр, шушы авылда торып калалар. Ул вакытта бар кеше дә укуга атлыгып тормады, авылда эш күп, кем нишли ала, шуны эшләде. Кайда гына булсалар да, ниләр генә эшләсәләр дә, Зәйнәп белән Ислам гел бергә булалар.
Элек тауда чикләвек бик күп була иде. Чикләвеккә дә бергәләп баралар, җиләкне дә бергә җыялар. Бер гаиләдә үскән кебек тигез мөнәсәбәттә булалар. Ислам транспортка бик сәләтле егет, нәрсә тотса, кулыннан шул килә. Тракторларның юк заманы булса да, колхозның берничә тракторы була. Тракторда да үз белдеге белән эшли башлый. Колхоз исә трактор белемен алырга ярдәм итә булса кирәк. Эшкә бик сәләтле оста булгач, шулай хәл кылганнар. Торф түгә, малларга салам ташый, кайда кушсалар шунда, колхозның бөтен кирәк-ярагын эшли егет. Унар көнгә урманга да җибәрәләр. Зәйнәпкә дә эш чыга, бригадир ярдәмчесе булып эшли, урып-җыю чорында хисапчы вазыйфасын башкара. Гомерләр уза, эшләр җайга салына.
Зәйнәп кичләрне көтеп ала, яшьләрнең кичләре бик матур уза иде. Байлык эзләп читкә чыгып китүчеләр дә булды. Эше булса да, авылда хезмәт хакы начар иде бит ул чорда. Ул елларда читтән кайткан егетләргә кызлар тормышка чыгарга ашкынып тора иде.
Зәйнәп белән Ислам бүген концертка чыгабыз дип сөйләштеләр. Концерт беткәч, багана уты сүнгәнче урамда йөрделәр, сәгать унбердә генә аерылыштылар. Ислам: «Мин иртәгә урманга китәм, мине югалтмассың», — диде Зәйнәпкә.
Ислам урманга киткән көннәрдә кыз кичләрен чыкмады, өйдә кул эше эшләп, гомерен китап укып уздырды. Кызның күңелендә Ислам гына иде. Араларында мәхәббәт сүзләре булмаса да, Зәйнәп гел Исламга якынайды. Егетләр бәйләнеп йөрсәләр, аларга игътибар итмәде.
Шушы авылдан киткән бер гаилә үз авылларыннан малаена кыз аласы килеп, авылга кыз эзләп кайткан. Димләп бару чорлары, кызларның да читкә китәргә ашкынып торган вакытлары. Зәйнәп аны-моны белми кибеткә шампуньга китте. Кибеткә керде дә, як-ягына карый, чит кешеләр, араларында бер егет тә бар. Чибәр егет, яхшы гына киенгән, ислемай исләре килеп тора, аягында яхшы ботинка, кызларның күзе төшәрлек шәһәр егете. Колхозда эшләгән егетләрнең урам бизәп йөрергә вакытлары юк, аларда тәмле исләр дә чамалы гына, эшкә чумган. Кызлар аңлап бетерә алмыйлар, матурлыкка кызыгалар. Юклыктан туеп, читкә китәргә ашкыналар.
Кунак егетен күргәч, Зәйнәп тә үзгәреп китте. Башына төрле уйлар кереп, егеткә озак кына карап торды. Әнисе дә бар, кибеткә бергә килгәннәр.
Зәйнәп тә чибәр кыз, тере, үткен. Егетләр кунакка кайткан йорт хуҗасы да алар янәшәсендә. Бергәләп Зәйнәпкә күз төшереп алалар. Кыз шампунь алды да кибеттән чыгып китте. Зәйнәп артыннан алар да чыкты. Йорт хуҗасы: «Зәйнәп, туктале», диде. Нәрсә булганын бөтен нечкәлекләре белән, ни өчен кайтканнарын Зәйнәпкә сөйләде һәм уйларга ике көн вакыт бирде. Кыз эсселе-суыклы булып китте.
Зәйнәп төнен йоклый алмыйча, уйланып чыкты. Ислам белән гомергә бергә булырлык дәрәҗәдә мәхәббәт юклыгын да уйлады, аннан ярату сүзе ишеткәнем юк, дуслар гына бит без аның белән дигән фикергә килеп, читтән кайткан егет белән китәргә ризалык бирде.
Ислам урман эшендә кала. Ун көнгә дип китсәләр дә, бер атнадан кире кайталар. Уллары кайту белән әти-әнисе Зәйнәпнең китүе хакында әйтәләр. Шул хәлләрдән соң Исламның тамагыннан ризык үтмәс була. Бер-берсенә мәхәббәт аңлашмасалар да, егетнең йөрәге сызлады. Ислам урамга чыгып китте, көн дә күрешеп торган Зәйнәпне күрәсе килде. Кызганыч, ул кызны күрмәде, никахтан соң кәләш белән кияү авылдан киткән булып чыкты. Ислам Зәйнәпнең әти-әнисен күрмичә тынычлана алмады, дөресен әйткәндә, кеше сүзенә ышанмады. Шул көнне үк аларга кереп хәлләрен белде.
Алар бер урамда гына яшиләр. Әниләре бар булганын Исламга сөйләп бирде. Зәйнәпнең әнисе дә кызы чыгып киткәнен хуш күрми, нигәдер бер кимчелеге бар кебек тоелды, ди. Ул көнне Ислам өенә кайтып тормады, төне буе арлы-бирле йөреп, усак яфракларының шавын тыңлап, үзенә бер сихәт алды. Усак агачы аларның очрашу урыны иде бит...
Зәйнәп шәһәргә киткәненә бик сөенеп ир йортына кайтып керде. Әнисе белән генә яшиләр икән.
Гомер уза. Зәйнәп шәһәр җиренә бик авырдан ияләшә. Эшкә урнаша, матур гына яши башлыйлар. Шулай матур гына яшәгәндә йорт ишеген бер хатын-кыз шакый. Зәйнәп аны өйгә дәшә. Рус кызы Лида исемле икән. Ул Зәйнәптән иренең кайдалыгын сорый, кайчан кайтуы белән кызыксына. Мин аның хатыны, син безгә нигә килдең, ди Зәйнәп аңа. Бу хәлдән соң Лида башка күренми (Соңыннан аның ирнең беренче хатыны икәнлеге билгеле була). Әмма ире эштән вакытында кайтмый башлый, салгалап кайткан көннәре дә аз булмый. Тормыш бутала, яме китә. Зәйнәпнең эче поша, уйлана. Исламны да юксына, ялгышмадым микән дип уйлый башлый, ашаудан кала. Бу хакта бер кешегә дә әйтми, үзе генә яна-көя. Сәламәтлеге какшавы сизелә башлый, кан басымы күтәрелә. Кайнанасы да бик борчыла. Зәйнәпнең баласын да югалтасы килми. Баласын вакытыннан алда таба ул. Бала шатлыгы булса да, ир белән аралары бозыла. Ир һәрдаим беренче хатыны янына барып йөри башлый. Еллар уза, Зәйнәпнең түземлеге калмагач, бу хакта үз әнисенә сөйли. Ул исә бу хәбәрне Исламга җиткезә. Егет әле дә башлы-күзле түгел, кызларга исе китми. Эшендә дә күтәрелеп китте, аны бик яраталар, чын йөрәге белән эшкә чумган.
Зәйнәп хакында ишеткәч, Ислам мәхәббәтен вакытында кызга аңлатмавына бик үкенә. Заманында кызның аның яратуын белмичә үзенең хисләре турында сөйләмәгән булган Ислам. Менә шундый хата тигез парны аерган.
Ислам аптырашта кала. Нишләргә, Зәйнәпнең Динә исемле кызы да бар. Озак кына уйлагач, ул үз әти-әнисенә сүз ката. Алар каршы килми. Ислам бригадирдан сорап, йорт хуҗасыннан Зәйнәпнең адресын алып сәфәргә кузгала. Ул барып кергәндә Зәйнәп урын өстендә була. Авыр була аның хәле, шул арада бала елый башлый, кайнанасы килеп чыга. Алар сөйләшеп-аңлашып, ризалык белән өчәүләп кайтыр юлга кузгалалар. Шул озату мизгелендә ире дә кайтып җитә, салмыш хәлдә теләсә-нәрсә сөйләшеп өйгә кереп китә. Ислам моңа игътибар итми, юлга кузгалалар. Кайнанасы аларны елап озатып кала.
Ислам белән Зәйнәпне, нәни Динәне авылда әти-әниләре бик җылы каршы ала. Никах, туйны үз нигезләрендә үз дигәнчә, ике йорт гөрләтеп уздыралар.
Гомерләр уза. Ислам ел саен отчет җыелышларында бүләк-ләнә, алдынгы урыннар яулый, тормышлар яхшыра, акчалары арта, йорт җирләрен яңарталар, мул тормышта яши башлыйлар.
Менә бүген дә Зәйнәп ирен чиста, матур итеп киендереп, сәдәфләренә кадәр үзе төймәләп, хуш исләр бөркеп, алдынгылар җыенына озатып калды. Ясалма хуш исләргә ышанып, Исламны татлы ялганга алыштырган чорлар мизгел эчендә күзалдыннан узды Зәйнәпнең. Шөкер, бүгенгесе бик бәхетле бит аның, ул шуңа бик канәгать.
Гомер үтә, кызлары Динәгә дә өч яшь тулды. Исламның дүрт килолы улы да дөньяга аваз салды. Алар бик бәхетле. Чын мәхәббәт мәңге үлми, үз дигәненә сынаулар аша булса да ирешә икән.
Рауза Гафиятуллина,
Нөнәгәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев