Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

«Даруымның көче беткәнче халык каршысына чыгарыгыз»

Яңгул авылында гомер итүче гармунчы Рузилә ханым Габдрахманованы бүген күпләр белә

“Рәхәт чорда үсмәдек. Юклык заманы иде. Балачагымда нәрсә эшләргә белмәгәнлектән, юклыктан тальян тарта башлаганмындыр. Бүгенге көндә гармуннарым күңел юанычларым. Аларны кулыма алсам, бар хәсрәтем онытыла”, – ди Рузилә ханым.  

Юл башы

Нәни Рузиләгә өч ай вакытта әтисе вафат була.  Борнак авылында яшәүче биш бала ятим кала. Чыпта (кап) сугып, шәл бәйләп кече яшьтән тормыш итә башлый алар. Тормыш тартып тәмам арыган Зиннур абыйсы, эх, әни, мунчала күленә ут төртеп яндырыр идем, төртсәң дә янмый шул ул, дип әйтә торган була. Әти булса безнең дә алмагачлар булыр иде, әти булса чанабыз да булыр иде, дип башкаларның әйберсенә кызыгып балачаклары уза. Тилмереп яшәүләрен күреп, күрше абыйсы балаларга бер юаныч булыр дип, үзенең иске тальян гармунын кертеп бирә. Берсенең дә артык исе китми. Нәни Рузилә генә уен коралы янында кайнаша, төймәләренә баскалап, үзенчә көйләр чыгарырга тырыша. Әнисе кызының көй чыгарырга газапланып утыруын күреп, өйрәтеп кенә җибәрегез инде, дип баян шыгырдата башлаган улларына әйтеп карый. Хатын-кызга тальянда уйнау нәрсәгә кирәк ул, ди абыйлары. Тик кыз алар сүзенә карамый, үҗәтлеге белән уйнавын белә. “Әни, кара, көй чыга башлады”, – дип сөенә берсендә Рузилә. Үзлегеннән беренче уйный башлаган көе “Умырзая” була аның. Бу вакытта аңа нибары 7 яшь кенә була.

– Безнең нәнә (әни) бик матур итеп җырлый иде, – дип искә ала Рузилә апа. – Нәнәгә мәктәптә җыр дәресләрендә башлап җырларга куша торган булганнар, ә миңа исә баянда уйнаталар иде. Яңгул мәктәбендә укыганда, җыр укытучыбыз Сылу апа Әшрәпова баян күтәреп класска керә иде дә, мин җыр өйрәтәм, син көен өйрән, ди. Мин классташлар җырлавына кушылып баян тартам. Без мәктәптә укыган чорда коридорда биюләр оештыра иделәр. Югарырак классларга барган саен, укучыларны биетүне дә миңа куша башладылар. Ул чорда авыл җирендә карап торган шул бер гармун иде бит.

Сигезенче класста укыганда әтисенең туганы аңа баян бүләк итә. Бүгенгедәй хәтерендә Рузилә апаның, савыты белән бергә - 127 сум. Ул чор өчен бу бик зур акча. Апасы белән Кукмарага барып, үзенә ошаганын сайлап алып кайта. “Әнинең баян алып бирерлек мөмкинлеге юк иде. Ә минем уйныйсым килә. Моны күреп торган апа, сеңлем, уйна гына, дип бүләк ясады. Мин әлеге баянны Галия апаның төсе итеп әле дә саклыйм, кешегә дә бирмим, үзем генә уйныйм. Апам миңа моң юлыннан барырга ярдәм кулы сузучы кеше булды”, – ди Рузилә апа.     

Гармунлы тормыш

Авылдагы бер генә бәйрәм дә Рузилә ханымнан башка узмый. “Элек-электән сәхнәдә инде мин. Авылда төрле концертлар куя идек. Сәхнәгә чыгарга җитешеп бетмәсәләр, бушлыкны тутыру өчен мине чыгаралар, үзем уйныйм, җырлыйм. Халыкка да әйтә идем, кат-кат сәхнәгә ник чыга икән бу дип уйлыйсыздыр, сәхнә буш тормасын өчен чыгам дия идем”, – ди Рузилә апа.    

Ул гомере буе балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләгән, балаларны җырларга, биергә өйрәткән. “Ләйлә дигән тәрбиячебез шигырен язды, мин көен. Балаларга үзебез төрле җырлар иҗат итеп өйрәтә идек. Ул чорда ни матур җыры, ни бию өйрәтергә видеолар юк заманнар. Хәзер генә ул, адым саен мәгълүмат. Тик без эшләгәндә башка чор, әйбер булмаса да, өмет уты көчле яна торган күңелле чаклар иде. Бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышып эшләдек”, – дип искә ала ул бүген ул чорларны.  

Тормыш иптәше белән дә шул баян таныштырган. Рузиләнең туган авылы Борнакта армиягә озату мәҗлесендә очраша алар. Кызның кулында,  гадәттәгечә баян, мәҗлестә авылдашларын җырлата-биетә. Шул вакыт ишектән бер көтү Яңгул авылы егетләре килеп керә. Арасында берсе өздереп гармунда уйный. Егет гармунын тарта, кыз баянын суза. Мәҗлесне әнә шулай гөрләтә яшьләр. “Гармунчыны гармунчы кызыксындыргандыр инде”, – ди Рузилә ханым. Ике яшь йөрәк кавыша. Бер бер-артлы балалар туа. Өч кыз, бер малай. Бүген олы кызлары Резеда Балтачта, уллары Ранил Казанда, игезәк кызларының берсе Рәисә әнисенең туган авылы Борнакта, икенчесе Рәсимә Яңгулда яши. Ун оныгы бар. “Барысы бергә җыелгач өй шаулап тора, алар киткәч үзем генә калам. Ни кызганыч, парлы картлык безгә насыйп булмаган, ирем иртә килеп барды, – дип уфтана Рузилә апа.

Иптәше вафатыннан соң тик ятучы гармунга карап йөрәге әрни аның. Кайчандыр шушы гармун күпме кешегә яшәү дәрте биреп моң өләште, бүген ул хуҗасыз калып, үзе моңсулыкка чумды бит дип уйлап йөри дә, гармунга яшәү рухы бирергә теләп кулына алып уйнарга өйрәнә. Ялгыз күңелен гармун уйнап дәвалый...

Икесе дә гармун уйнаса да, балалары гына баян белән гармунны үз итми.  Дөрес, игезәк кызларының берсе Рәсимә бераз уйный. Ә менә калган өчесе моңга сәләтләре булса да, вакытында өйрәнмәгәннәр, үсмер чорда әти-әниләре уйнаган баян-гармуннарны искелек калдыгы, дип уйлаганнар. Хәзер исә терсәк якын, үкенәләр. “Ник сез әйткәндә уйнамадык, япон тактасына мөкиббән иттек икән?” – ди  икән улы Ранил. Аның каравы балаларын уен коралларында уйнарга күндергән. Ранилның кызы Зәринә скрипкада да, пианинода да, курайда да уйный. “Оныкларда музыканы тоемлау сәләте бик көчле, ул яктан миңа охшаганнар. Ранилнең улы Мурадны мәҗбүри диярлек баянга бирдек. Минем уен коралларым кемгә дә булса калырга тиеш, дидем. Шунысы яхшы, укый торган мәктәпләрендә дә уен коралында уйнауны мәҗбүри итеп куйганнар. Берсендә әйтә, әби, миңа гитара кирәк, ди. Баянда өйрәнәсең икән, гитарада уйнау берни түгел, дидем. Күнде. Акрынлап кереп бара. Үзе өчен икәнне аңлый башлады. Гармун уйный белсәң синең дәрәҗәң башкалар алдында бер башка югары. Менә мине барган бер җирдә таныйлар. Балтач районыннан Казанга улларым янына кунакка барам икән, автобуска кереп утыруга таныйлар, гармунчы апа түгелме сез, дип сорыйлар” – ди Рузилә ханым.

Җанымның бер дәвасы

Популярлык аңа төрле чараларда еш катнашуы, ватсапта гармунчылар группаларында утыруы белән килә.

– Ватсап группалары безгә бик күп нәрсә бирә, – ди Рузилә апа. – Башта Балтачның гармун группасына кердем. Минем уйнавымны белеп,  республика районнарыннан, якын-тирә төбәкләреннән тупланган оста  гармунчылар группасына чакырдылар. Шул группаларда утырып, тальянда уйнаучыларга мөкиббән китеп, кабаттан тальянда уйнарга өйрәндем. Тальян сатып алып,  Киров өлкәсендә яшәүче гармунчы дустыбыз Марсель абый Вәлиуллинда баяным белән  тальянымны ясатып кайттым. Шулкадәр матур итеп көйләп бирде, уйнатасым гына килеп тора.

Чыннан да, өздерә Рузилә апа. Гармунын кулына ала да, матур итеп киенеп, видеолар яздырып гармунчы дусларына җибәрә. “Хезмәт” газетасының баш редакторы Вакыйф Зәкиев балтачлыларның гармун группасында безгә шулкадәр яхшы киңәш бирде. Матур итеп киенеп яздырыгыз, бу видеолар интернет челтәрендә таралырга мөмкин, дигәннән соң, аның киңәшен тотып эшлим. Чыннан да видеолар яшен тизлеге белән тарала. Бер белмәгән кешеләр концертларга баргач, бигрәк матур уйныйсың, без сине гел карап барабыз, дип үз хисләрен җиткереп рәхмәт әйтәләр”, – ди Рузилә ханым.  

Сәхнәләрдә ут уйната Рузилә апа. Аңа карап һәркем сокланадыр. Әмма халык алдына чыгып басканчы, сызлануларны басучы бер уч дару эчүе турында якыннары гына белә. “Берәр җиргә барсам, даруымның көче беткәнче халык каршысына чыгарыгыз, алайса көчкә йөрүче бер әбигә ошап калам дим, – дип көлә Рузилә апа. – Гармунсыз тора алмыйм шул, юанычым да, сердәшчем дә шул гармун минем”.

Яшьлегендә кешедән ким яшәмик дип, ире белән рәттән шәхси хуҗалыкта авыр эшләргә алынуы нәтиҗәсеме, сәламәтлеге иртә какшаган. Аяк буыннарын алмаштыру өчен берничә тапкыр операция ясаткан. Кулын, аягын да сындыра, көчле авариягә дә эләгә. Кулы сынган килеш тә гармунда уйный әле ул. “Уң кулым белән уйнадым, сул яктан башка гармунчы тартып торды, шулай итеп районның оста гармунчысы Мөдәрис абый Габдрахмановны котлап кайттым, – дип көлеп искә ала ул бүген. – Авырыйм дип өйдә ятсам, бөтенләй бетәм. Чакырган җирдән калмыйм, сәламәтлегемне белгән кешеләр җитәкләп диярлек йөртә, машина белән килеп алалар, китереп куялар. Мине хөрмәт итүчеләргә мең рәхмәт. Гармунчы дусларым үзләренең затлы уен коралларын биреп тора. Лаеклы ялда булгач, кыйммәтле гармуннар алыр дәрәҗәдә түг

елмен. Район, республика данын яклап берәр чарада катнашасым булса, бер сүзсез бирәләр”.  

Республика көнендә Казанга барып, узган ел Казан урамында да уйнап кайткан. “Башкалар кебек урам буйлап бара алмадым инде, күңелне басып Кремль, Камал тирәсендә ген уйнап, халык белән аралашып алдым”, – ди Рузилә апа.  

Татарстан, Россия күләмендә узучы төрле конкурсларда катнаша, барган бер җирдән лауреант исемнәре алып кайта. Гармунчылар белән төрле районнарга чыгып, концертлар куеп кайтырга да иренми. “Мин гармуннарым белән яшим, алар миңа көч бирә”, – ди Рузилә ханым.

Лилия Нурмөхәммәтова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев