Дәүләт Думасында дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчәбез икәнен әйткәннәр
Төрлесе

Дәүләт Думасында дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчәбез икәнен әйткәннәр

Инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында Балтач районыннан 5 укучы катнашты.

Россия Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов киләчәктә дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеге турында әйткән. Бу хакта ул «РИА-Новости»га сөйләгән, дип яза Ватаным Татарстан.

 «Киләчәктә, чыннан да дүрт көнлек эш атнасына күчәрбез дип уйлыйм. Әмма бу барлык тармакларга да һәм барлык һөнәр ияләренә дә кагылмый», — дигән ул.

Депутат, фикерен дәлилләп, мисалга табибларны китергән. «Алар үз эшләрен читтән торып башкара яки пациентларны кабул итү вакытын киметә алмый», — дигән Ярослав Нилов. Аның сүзләренә караганда, роботлаштыру һәм ясалма интеллект кулланылган тармакларда алга таба кул көчен киметергә мөмкин.


 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев