Давид үзе дә агач утыртуда катнашты
Эколидер Давид Турганалиев "Экология - һәрберебезнең эше" бәйгесендә катнашып, 100 төп каен, өрәңге, ылыслы агач үсентеләренә ия булган иде. "Росприроднадзор" халыкара бәйгедә җиңүче буларак премия өчен бирде аңа бу үсентеләрне. Узган бәйрәм көннәрендә Чепьяда "Җиңү бакчасы"на әлеге үсентеләрне утырттылар. Әлеге изге эшне башкарган мәктәп коллективы, укучылар күңелендә бары бер генә теләк иде - Тынычлык, Мәрхәмәтлелек һәм Җиңү хисе. Давид үзе дә агач утыртуда катнашты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев