Синоптиклар озак вакытка исәпләнгән кышкы фаразларның төгәллеге түбән булуын ассызыклаганнар
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында – декабрь башында гына формалашачак. Киләсе атнада көтелгән беренче кар җирдә озак ятмаячак. Ял көннәрендә һава температурасы +7 градуска кадәр күтәрелү сәбәпле, көчле яңгыр аны эретәчәк.
Якынча фаразлар буенча, кар тотрыклы рәвештә ноябрьнең соңгы биш көнендә генә ятарга мөмкин. Әмма бу, мөгаен, декабрь башында булачак.
Синоптиклар озак вакытка исәпләнгән кышкы фаразларның төгәллеге түбән булуын ассызыклаганнар. Аларның чынбарлыкка туры килү күрсәткече 60–65 проценттан чак кына югарырак. Шуңа күрә җылы көздән соң һичшиксез кырыс кыш киләчәк яки явым-төшемнәр гадәттәгедән күп булачак дигән көнкүреш фаразларының фәнни нигезе юк.
Татар-информ
Нет комментариев