Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Декреттагы әниләр яңа һөнәрләр үзләштерә алачак

Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак

2025 елдан башлап «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында декреттагы әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче хатын-кызлар өстәмә белем алырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» яза.

«Бүген без әниләрнең хезмәт эшчәнлегенә актив кайтуын күрәбез. Хатын-кызларның 80 проценттан артыгы яңадан һөнәри белем алганнан соң эшкә урнаша», – дип сөйләдеТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Мартның икенче яртысында 360 белгечлек буенча укырга кабул итү яңадан ачылачак. Алар арасында: акушерка, веб-дизайнер, веб-разработчик, сәнәгать эшләнмәләре дизайнеры һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган башка юнәлешләр.

Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кыз яңа һөнәр үзләштерә. Барлыгы биш меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев