Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Елан күреп, йөрәге ярылган

Татарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Сайтыбызны укучылардан Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә булган күңелсез хәбәр килеп иреште.

"Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен тәмамлап кире Казанга кайтканда кабат юлда теге машинага күзе төшкән. Нидер сизеп туктап барып караса - салонда ялгыз гына мәктәпкәчә яшьтәге бер бала утыра", - дип яза укучыбыз. Әнисе баланы машинада бикләп калдырып урманга кереп киткән булган. Ә үзенең кара еланнарны күреп йөрәге ярылган икән. Хатын-кызны үле килеш тапканда өстендә 2 елан утырган.

Җәмәгать, зинһар, табигатьтә игътибарлы булыгыз. Ә балаларны берүзләрен калдырмагыз дип әйтеп тә тору кирәк түгелдер.

Кара елан авыл-районнарда гына түгел, Казанда да кешеләрне чагу очраклары бар инде.


Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B