Һәркем үз пиццасын үз теләгеннән чыгып бизәде һәм ясады
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында, яшьләрне һөнәргә өйрәтү максатыннан, пицца пешерү буенча мастер-класс узды.
Мастер-классы тәмле ризык әзерләргә өйрәнү мөмкинлеге генә түгел, ә аралашу, идеяләр алмашу һәм үз талантларын күрсәтү өчен менә дигән сәбәп тә булды.
Һәркем үз пиццасын үз теләгеннән чыгып бизәде һәм ясады. Соңыннан катнашучылар пицца белән чәй эчте.
Нет комментариев