Районыбыз әниләрен хөрмәтләү дәвам итә
«Факел» клубында искиткеч матур бәйрәм узды. Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан әниләр һәм балалар өчен оештырылган бәйрәм чарасы күңелле конкурслар бик бай иде, анда әниләр дә, яшүсмерләр дә рәхәтләнеп катнашты.
– Бик күңелле чара булды. Рәхмәт, «Факел» клубы хезмәткәрләренә. Аналар йөрәге беркайчан да кайгыны белмәсен, балалар уңышлары белән сөендерсен, – дип изге теләкләрен ирештерде чарада катнашкан Алисә ханым.
Нет комментариев