Чарага килгән халык рәхәтләнеп ял итте!
Ниһаять Яңа ел чаралары башланып китте! 26 нчы декабрь кичендә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы «Тайгалак-Шугалак»та «Яңа еллар — яңа юллар» дип исемләнгән чара уздырды.
Кыш Бабай сәламеннән башланып киткән бәйрәм чарасы балаларның бабакайга шигырь сөйләве, кечкенәләр һәм яшүсмерләр өчен спорт уеннары, гаиләләр өчен күңелле стартлар белән дәвам итте. Кыш Бабай беркемне дә бүләксез калдырмады!
Кыскасы, чарага килгән халык рәхәтләнеп ял итте!
P.S. Игътибар! «Факел«лылар 4 һәм 6 гыйнвар кичләрендә сезне «Тайгалак-Шугалак»та көтеп кала!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев