Гафаров Казанныңсу басу куркынычы янаган районнарын атады
Штаттан тыш хәлләрне булдырмау өчен шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерделәр
Казанда бу кышны кар күп яуганнан соң язгы ташуга әзерләнә башладылар. Куркыныч зонада – Совет, Киров һәм Идел буе районнары, шулай ук кайбер бистәләрдә аерым урамнар. Бу хакта Гадәттән тыш хәл буенча шәһәр комиссиясе утырышында Рөстәм Гафаров сөйләде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин өстәп әйткәнчә, су басу куркынычы югары булган зонада шулай ук Северный, Борисоглебское, Дуслык, Әмәт, Салмачы, Мирный, Борисково, Яңа Аракчино, Нагорный, Константиновка, Киндери, Вознесенское, Малые Клыки, Аки, Иске Победилово, Красная Горка, Игумново бистәләрендә аерым урамнар, шулай ук СНТ «Табигать», СНТ «Ромашка» и СНТ «КАПО Горбунова» да бар. Ул сүз бөтен бистәне су басу турында түгел, ә аерым урамнар һәм микрорайоннар турында барганын ассызыклады.
Су басуны булдырмау өчен яңгыр канализацияләрен, күпер корылмаларын һәм җир асты кичүләрен чистартырга кирәк. Шулай ук боз һәм кар көртләрен җыештырырга һәм люк капкачларын тикшерергә кирәк булачак.
Моннан тыш, дүшәмбедән үз вакытында җавап бирү өчен Киров, Идел буе һәм Совет районнарында гидропостлар куелган. Алар су дәрәҗәсен теркәп бара һәм даими рәвештә мәгълүматны бердәм диспетчерлык хезмәтенә тапшыра. Штаттан тыш хәлләрне булдырмау өчен шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерделәр.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев