«Гафу иттем, оныта алмыйм...»
Яшь хатын язган хатны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Аноним! Барысы да язгач, мин дә серемне языйм әле.
Әлеге дә баягы хыянәт итү турында. Укып югары белем алгач район үзәгенә эшкә кайттым. Шунда кияүгә чыктым. Матур итеп туй үткәрдек. Аның үзенең фатиры бар иде туйдан соң шунда яши башладык. Иремә ышана идем. Беркайчан да хыянәт итәр дип башыма да килми иде.
Мине командировкага башкалага җибәрделәр. Кичен шылтыратып сөйләштек, мин эш буенча йөрим, сагындым дигән була. Уйлап утырдым да кайтып сюрприз ясыйм әле дип машинама утырып кайтырга чыктым. Мин кайтып җиткәндә төн иде, кухняда ут яна, телевизор эшли (тәрәзәдән күрдем) ачкычым белән ишекне ачыйм дисәм, ачылмый! Уйланып бикләнгән! Шакыйм ачмый. Күрше подъезда икетуган апам яши иде, аңа кереп киттем. Ул яңарак кына кайтып туктавын әйтте. Аның белән кире киттек. Бу юлы ишек ачылды, ә анда ул бер кыз белән тора.
Ачуымның чиге булмады, дөнья ишелеп төшкәндәй булды. Ни еларга, ни көләргә белмәдем. Ул кызны чәченнән сөйрәп диярлек подъезддан чыгарып аттым. Ирем дә чыгып китте. Апам белән калдык. Мин әйберләрне җыеп, апама керттем дә таң атканчы Уфага киттем. Менә ичмасам сюрприз булды. Бер юньле кыз булса бит әле! Таксистлар белән акчага йөргән кыз иде ул.
Мин әниемнәргә кайтып киттем. Ул елап өйгә дә, эшкә дә килә башлады. Гафу үтенә. Шанс бирергә булдым. Биш елдан гына көткән балабыз туды.
Хәзер бик матур яшибез. Кызым белән мине өрмәгән җиргә утыртмый. Шулай да иремнең хыянәте искә төшкән саен күңелем әрни».
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев