Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Геройларның исемнәрен Кече Ватанга кайтарыйк

Батыр якташларыбызның туганнарын, авылдашларын эзлиләр

«Хөрмәтле коллегалар! Балтач районыннан Бөек Ватан сугышына киткән Мөбарәк Шакировның, Гарәфетдин Шәмсетдиновның, Фазыл Камаловның, Харис Фәйзрахмановның туганнарын табарга ярдәм итә алмассызмы? Бәлки авылдашлары алар турында нидер беләдер?.. ».

Шушы көннәрдә редакциябезнең электрон почтасына Михаил Черепановтан әнә шундый эчтәлектәге хат килеп төште. Михаил Черепанов — ул халык хәтерен яңарткан һәм әле дә булса шул юнәлештә максатчан эшләр алып баручы шәхес, тарихчы, журналист, эзтабар, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү-табу белән шөгыльләнүче. Инде бик күпләрнең якыннарын табарга булышты. Райондашларыбыз, газета укучыларыбыз игътибарына җибәргән хаты да нәкъ тә шушындый изге эшкә юнәлгән.

Михаил Черепанов авторлыгындагы Татарстан Республикасының «Хәрби дан клубы» ассоциациясе эшче төркеменең проекты 2025 елда мәдәни мәнфәгатьләр Президент фондының II грант бәйгесендә җиңүче дип табылды. Фонд ярдәме белән Татариядә яшәгән 300 кешенең кайда тууы, кайдан чакырылуы, кайда һәлак булуы тупланып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучыларның мәгълүматлары җыелган электрон база булдырылды. Алар орден ияләре. Шул исәптән 4се Балтач районыннан. Аларның батырлыклары турында бары тик XXI гасырда гына мәгълүм булды. Бүләкләү кәгазьләре РФ Оборона министрлыгының сайтында дөнья күрсә дә, әле һаман да аларның гаилә әгъзаларына барып җитмәгән килеш.
Проект «Татарстанның йолдызсыз Геройлары» дигән 300 хәбәрсез югалган солдатның биографиясе белән кечкенә Хәтер Китабы чыгаруга нигезләнгән һәм ул китап дөнья күргәч республикабыз районнарына таратылыр дип көтелә. Танылмаган геройлар турында аның Кече Ватаны да белсен. Казан мәктәпләрендә теге яки бу муниципаль районда туган солдатларның батырлык-ларын чагылдырган стендлар ярдәмендә «Хәрби Дан» почмак-лары эшләү күздә тотыла.

Сезнең игътибарга Балтач районында туган, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, туганнарына барып ирешмәгән Геройлар турында кыскача гына мәгълүматлар җиткерәбез. Әлеге батырларның туганнары, танышлары безнең мөрәҗәгатебезгә җавап биреп, аларның сугышка кадәрге яки сугыштан соңгы язмышлары турында сөйләрләр дип ышанып калабыз. Моның өчен Михаил Черепановның электрон адресы echovoni@yandex. ru (Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91 адресы буенча урнашкан «Хезмәт» газетасы редакциясенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон: 2-43-82).

Камалов Фазыл Камал улы. Фазыл Камалов 1923 елда Балтач районының Смәел авылында дөньяга килә. 1942 елның гыйнваренда Чепья военкоматыннан мобилизацияләнә. Комсомол вәкиле. 1942 елның 12 августыннан бирле фронтта. Яралана. Гвардия кызылармиячесе, 1321 истребитель-танкка каршы артиллерия полкының батарея наводчигы. 1943 елның 14 октябрендә Белоруссиянең Могилев өлкәсе Чаусск районы Кузьминичи авылы өчен барган сугышта Камалов дошманның контратакасы вакытында орудиедән картечь белән атып, гитлерчыларның взводын тар-мар итә. Ике тапкыр яраланса да, үзйөрешле коралдан атуын дәвам итеп, дош-манны чигенергә мәҗбүр итә. Өченче мәртәбә яралангач, артиллерист үзен яралаган дошманны юк итәргә өлгерә һәм үзе дә пулеметы янында һәлак була. Полоево авылында җирләнә. 1943 елның 27 октябрендә 50нче армиянең артиллерия командалыгында полковник Андреев тарафыннан, үлгәннән соң Герой исеменә тәкъдим ителә. Шул ук елның 11 декабрендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Фәйзрахманов Харис Фәйзрахман улы. Харис Фәйзрахманов 1916 елда Балтач районының Түнтәр авылында дөньяга килә. 1942 елда Балтач хәрби комиссариаты аша мобилизацияләнә. 1943 елның 25 сентябреннән II Украина фронтында хезмәт итә. Лейтенант, 5нче гвардия танк армиясенең 18нче танк корпусы 170нче танк бригадасының взвод командиры була. 1943 елның 23 декабрендә 170нче танк бригадасы командиры, подполковник Чунихин тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә. Әлеге исем аңа Украинаның Днепропетровск өлкәсендәге Зеленое авылын азат иткән өчен бирелә. Ул взводы белән дошман тылына чыгып, фашистларны Петрово район үзәгеннән куып чыгара. Яңа көчләр килгәнче, тәүлек буе авылны саклап тора. Бу вакыт эчендә дошманның 2 танкка каршы батареясы, 12 автомашинасы, 70кә якын гитлерчы тар-мар ителә. Фәйзрахманов үзенең танк пушкасыннан атып, дошманның «Юнкерс-88» самолетын бәреп төшерә. Яшел болын (Зеленый Луг) авылындагы дошман гарнизонын тар-мар итеп, безнекеләр «Тигр» танкын, 2 танкка каршы пушканы һәм 30га якын гитлерчыны юк итәләр. Утлы җавап йөзеннән танкларын шартлаткач та, Фәйзрахмановның экипажы югалып калмады, алар оборонага күчеп, кулдагы кораллары белән янәдән 12 фашистны үтерделәр. Лейтенант сугыш кырыннан яралы механик-йөртүчене дә алып чыга. 1944 елның 8 апрелендә II Украина фронтын җитәкләгән Советлар Союзы маршалы Конев тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнә. (ЦАМО, ф.33, оп. 686043, ед. хр.96,л.159-160). 1985 елның 6 апрелендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.

Шакиров Мөбарәк Сәгъди улы. Мөбарәк Шакиров 1915 елның 21 апрелендә Балтач районы Салавыч авылында туа. 1941 елның 25 октябрендә Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе Митанск районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. Партия вәкиле (ВКП(б). 1942 елның маеннан Көньяк-Көнбатыш һәм III Украина фронтларында, 20нче гвардия укчы дивизиясенең 57нче гвардия укчы полкында хезмәт итә. 4 тапкыр яралана. 1944 елның 28 апрелендә Кызыл Йолдыз, 2 июнендә Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. Гвардия капитаны, 6нчы гвардия укчы корпусының күчмә отряды батальоны командиры. 1944 елның 24 августында яралана, шуңа да карамастан, Румыниянең (Генасини авылы янында дип язылган. З. Ш.) Прут елгасын кичүче батальон белән командалык итүен дәвам итә. 25 августка каршы төндә Ветришная авылында румыннарның оборонасы өзелә. Фронт буенча 4 километрга сузылган, 5 километр тирәнлектәге плацдарм яулап алына. 5 көнлек сугышта батальон 2000гә кадәр гитлерчыны юк итә, 1057 солдат һәм офицер кулга алына. Бик күп трофейлар кулга төшерелә. Капитан Шакиров 1944 елның 29 августында 6нчы гвардия укчы корпусы гвардия генерал-майоры Котов тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә. Шул елның 17 октябрендә III дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 10 декабрендә яралана. 5248 номерлы госпитальдә дәвалана. 1957 елның 18 сентябрендә демобилизацияләнә.

Шәмсетдинов Гарәфетдин Фәтхетдин улы. Гарәфетдин Шәмсетдинов 1919 елда Балтач районының Салавыч авылында туа. 5 класс белем ала һәм Тула өлкәсенең Богородицкий районындагы Товарково авылында 24нче номерлы шахтада слесарь булып эшли. Әти-әнисе дә биредә яши. Партия вәкиллегенә кандидат (ВКП(б)). 1942 елның 22 августында Богородицск хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. 1943 елның февраленнән Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк фронтларда хезмәт итә. 1943 елның 11 октябрендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 4нче һава-десант гвардия Овручск Кызыл байрак дивизиясенең гвардия уку батальоны бүлегендә хезмәт итә. Гвардия сержанты, отделение командиры 18нче гвардия укчы корпусын җитәкләүче гвардия генерал-майоры Афонин тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә. Бүләкләү кәгазендә: «Шәмсетдинов 1943 елның 3 һәм 4 октябрендә Украинаның Черноговск өлкәсендә барган сугышта яралы взвод командирын алыштырды һәм сугышчыларны югарыга атакага күтәрде. Утлы ураганга һәм кул сугышы вакытында дошманның өстен көчкә ия булуына карамастан, Шәмсетдиновның взводы унлап гитлерчыны юк итте һәм кыска срокта батальон көче белән биеклекне яулады», диелгән. 1943 елның 8 ноябрендә 60нчы армия гаскәрләре фәрманы нигезендә, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. (ЦАМО, ф.33, оп.686044, ед. хр.1038.л.79-80). 1944 елның 5 февраленнән башлап, Брянск шәһәрендә 9нчы запастагы укчы бригадасында, шул ук елның 9 мартында Владимир шәһәрендә 9нчы өйрәнү танк полкында хезмәт итә. 1279нчы зенит артиллериясе полкының 279 укчы дивизиясенең өлкән сержант вазыйфасын үтәгән чакта, Елгава дигән латыш шәһәрен азат иткәндә яралана. 1944 елның 6 августы була ул. Латвиянең Суодас шәһәрендә 1166нчы укчы полкның 346нчы укчы дивизиясе составында янә яралана, 20 ноябрьдә Тамбов шәһәренең хәрби-җибәрү пунктында була, 25 ноябрьдән башлап Саратов шәһәренең Танк училищесында хезмәт итә.

Әлеге мәгълүматларны эзтабар журналист Михаил Черепанов туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев