Гөнаһтан сакланыйк, игеннәрне таптамыйк
Әлеге хәбәр үткән көздә арыш басуын тапталганын күргәч язылырга тиеш иде. Башаклары җиргә иелеп, өлгергән икмәк басуын яңгырдан соң изеп, таптап киткән машина йөртүчене каргаган идем ул көнне. Соңыннан бу фикеремнән кайттым: бәлки, очраклы хәл генәдер, кеше андый явызлыкка бармас дигәнмендер инде. Ялгышканмын...
Без, күрше белән басу юллары ачылгач, "Сорнай" хуҗалыгы җирләре аша "кичке биләмгә", саф һава суларга чыгабыз. Тәрбиясез, ваемсыз машина йөртүчеләрне, икмәк кадерен белмәүчеләрне үзебезчә каһәрлибез, андыйларны иписез берәр атна ач тотарга кирәк дигән фикергә киләбез. Шуларның берәрсен фаш итеп, халык алдына чыгарып бастырып тиешле җәзасын бирергә иде дә бит. Әлеге бозык гамәлләрне яшь, урта буын вәкилләре эшлидер, минемчә, олы кеше андый юлга басмас, гөнаһ алмас.
Кайбер яшьләребез икмәкне исраф итүнең олы гөнаһ икәнен белмиләрдер, белсәләр, ахмаклык кылмаслар иде.
Икмәк гомер-гомергә иң кадерле ризык саналган. Әби-бабаларыбыз ипине хөрмәтләп, чиста тастымалга төреп шүрлектә саклаганнар, өстәлдә калган валчыгын җыйнап алганнар.
Борынгы бабаларыбыз ипигә кадер-хөрмәтне шулай белдереп, олылаган.
Элегрәк төрле чаралар күреп, әйтик аркылыга сукалап, канау казып, киртә тотып һ.б ысуллар белән көрәшә иделәр. Хәзер кирәк санамыйлардыр, күрәсең, кем кайдан тели, шуннан юл сала.
Маңгай тиреп түгеп икмәк үстергән игенче хезмәтенә төкереп карау дими, ни дисең әлеге хәлләрне.
Сүз уңаеннан, күп еллар элек булган бер вакыйганы сөйләп китим әле. Борнак басулары аша Чепьяга барырга туры килде. Стена кебек биек булып үскән арыш басуы буенча тар гына юлдан барганда, каршыга җиңел машина килгәнен күреп, читкәрәк кереп, аз гына игенне таптарга туры килде. Шунда теге шоферның, җайлап узганда икмәкне таптамыйча үтеп була иде дигән сүзләрен бүгенгедәй хәтерлим, миңа гомерлек сабак булды. Әлеге егетебез хуҗалыкның игенчелек буенча белгече булгандыр, дип фаразлыйм. Кем генә булмасын, андыйларга хөрмәтем зур.
Вак бозыклыктан зуррагына бер адым. Шул ялгыш адымны ясамаска, балаларыбызны яхшы белән яманны аерырга, кирәксез гамәлләр кылудан сакланырга ныклабрак өйрәтәсе иде. Бу барыбызның уртак бурычы.
Фәләхетдин Гарәфетдинов,
хезмәт ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев