Гөлйөзем Маннапова Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Төрлесе

Гөлйөзем Маннапова Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Социаль челтәрләрдә партия контентын популярлаштыруда актив катнашкан бертөркем журналистлар хөрмәтләнде.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге президиумы утырышы узды. Утырышта партиянең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. 

Социаль челтәрләрдә партия контентын популярлаштыруда актив катнашкан бертөркем журналистлар хөрмәтләнде.

Районыбызның «Кайтаваз» радиосы директоры Гөлйөзем Салих кызы Маннапованы Партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Гөлйөзем Салиховнаны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм яңа елда да уңышлы эшчәнлек телибез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев