Гөлзифа Нәҗипова сабый чакларын искә төшереп каты күмәч пешергән
Билгеле, безгә әти күчтәнәч итеп каты күмәч алып кайтыр иде. Менә шунысы иң тәмлесе була иде, горючий тәме сеңгәне...
«Хезмәт»ебезнең актив хәбәрчесе, Чутай авылында яшәүче Гөлзифа Нәҗипова сабый чакларын искә төшереп каты күмәч пешергән.
«Әби мәрхүмә әти «ДТ» тракторы белән урманга йөри башлагач, пич тутырып каты күмәч пешерер иде. Ул каты күмәчнең тәмлелекләре. Әби мәрхүмә, әтиегезгә кирәк дип, безгә берәрне генә бирер иде. Әтиләр урманда тәүлекләр буе йөреп кайтырлар иде. Билгеле, безгә әти күчтәнәч итеп каты күмәч алып кайтыр иде. Менә шунысы иң тәмлесе була иде, горючий тәме сеңгәне», дип яза ул.
Гөлзифа ханым рецепты белән дә уртаклашкан. 1 стакан рассол, 1 кисәк авыл мае (230 грамм иде), 2 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, бераз чәй содасы һәм он салып пешердем. Әни, әбиләр каты күмәчне туңмай белән пешерәләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев