Гыйнвар аенда татарстанлыларны 16 ял көне көтә
Җитештерү календаре нигезендә, 2026 елда иң аз ял көннәре апрель, июль һәм сентябрь айларында булачак
2026 елның гыйнварында биш көнлек эштә хезмәт куючы татарстанлыларны нибары 15 эш көне һәм 16 ял көне көтәчәк.
Яңа ел бәйрәмнәре 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган гадәти ял көннәре булачак. Болар — 17, 18, 24, 25 һәм 31 гыйнвар.
Җитештерү календаре нигезендә, 2026 елда иң аз ял көннәре апрель, июль һәм сентябрь айларында булачак. Бу айларның һәркайсында сигезәр ял көне булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев