Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Гыйльметдинова урамында Сабантуйны гөрләткәннәр (+фото)

Балтач бистәсенең Гыйльметдинова урамында балалар өчен Сабантуй уздырганнар.

Балтачта урам Сабантуйларын үткәрү дә матур гадәткә кереп китте. Июль аеның матур бер көнендә Балтач бистәсенең Гыйльметдинова урамында балалар өчен Сабантуй уздырдылар.

Әлеге матур гадәтне әлеге урамда яшәүче Нина апа башлап биәргән булган. Ул вафат булгач, берничә ел үткәрелмичә торган булган. Быел исәГөлсинә Мөхәммәдиева матур традицияне кабаттан яңартып, балаларны сөендергән.

- Барысы да зур Сабан туеныкы кебек булды. Бәйрәмгә 2-3 көн кала балалар әрәпә ягьни бүләкләр җыйдылар. Ә Сабантуй көнне күрше-күлән бар да җыелып, Нина апаны да искә алып, бәйрәмне башлап җибәрделәр. Балалар өчен халкыбызның милли бәйрәмендә нинди халык уеннары булса, без дә шуларны оештырдык.
Ахырдан күршеләрнең тәмле ризыкларыннан торган чәй табыны артында бәйрәм дәвам итте. Бәйрәмне оештыруга зур өлешен керткән Гөлсинә апага һәр күрше һәм шәхсән үз исемемнән олы рәхмәт хисләрен җиткерәм. Бу олы традициябез киләсе елларга да онытылмыйча дәвам итсен идее, - ди Гөлнара Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250