Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Хокукларыбызны беләбезме?

Без көн саен азык-төлек, кирәк-ярак сатып алырга кибеткә керәбез, хезмәтләндерү үзәкләренә мөрәҗәгать итәбез, транспортта йөрибез. Ком¬муналь һәм медицина хез-мәтләреннән файдаланабыз, төрле түләүләр башкарабыз. Сатучы яисә җитеш-терүченең җавапсызлыгы аркасында кулланучы алданырга, шул рә¬вешле сәламәтлегенә зыян китерергә дә мөмкин. Бу - "Кулланучы хокукларын яклау турында" законны бозу нәтиҗәсе. Бу хакта тулырак ТР...

- Сатып алучы нинди очракта товарны алыштыра ала? Нинди товарлар алыштырылмый?
- Кулланучылар хокукын яклау турындагы законның 25 маддәсе нигезендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, фасоны, размеры, төсе яки габаритлары туры килмәгән очракта кулланучы аны алмаштырырга хокуклы. Моның өчен кулланучы сатучыга, сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Товар бары тик кулланышта булмаган, упаковкасы, ярлыгы, рәвеше сакланган очракта гына алыштырыла.
Алыштырылмый торган товарлар исемлеге РФ хөкүмәте тарафыннан расланган, бу исемлеккә транспорт чаралары, дару, медицина товарлары, китап, парфюмерия, косметика, эчке кием, савыт-саба, ювелир әйберләр, мебель, көнкүреш техникасы, метражлап сатыла торган товарлар кертелгән.
Әгәр дә сәүдә ноктасында алмаштырылырга яраклы товар юк икән кулланучы акчасын кире кайтартырга хокуклы. Акчаны кайтару таләбе 3 көн эчендә үтәлергә тиеш.
- Әгәр сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса?
- Әгәр сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса, кулланучы моны ачыклауга әйтелгән законның 18 маддәсенә таянып, сатучыга түбәндәге таләпләрнең берсен белдерә ала: товарны алмаштыру, бушлай кимчелекне төзәтү, товарның бәясен киметү, түләнгән акчаны кайтарту. Әмма техникага кагылышлы товарга килгәндә товарны алмаштыру яки акчасын кайтарту таләпләрен бары тик кимчелекләр товарны сатып алгач, 15 көн эчендә ачыкланган очракта гына белдереп була. Бу сроктан соң ачыкланган кимчелек бары тик гарантияле ремонт белән төзәтелә. Ә инде төзәткәннән соң кимчелек кабат барлыкка килсә, яки ремонт 45 көннән артса, кулланучы сатучыга товарны алмаштыру яки акчасын кайтарту таләбен белдерергә хокуклы.
- Кулланучы сыйфатсыз товар өчен түләгән акчасын кире алырга ниятләсә?
- Кулланучы акчаны кайтарту яки товарны алмаштыру белән бәйле таләпләрен язмача белдерсә, унай була. Чөнки бу документта кулланучының конкрет таләбе, аны белдергән датасы да күренеп торачак. Мөрәжәгать иткән кулланучыга без дәгъва язарга булышабыз. Сатучы белән сатып алучы арасында бәхәс үзара хәл ителмәсә, кулланучы судка мөрәҗәгать итә ала, гариза язарга шулай ук без ярдәм итәбез. Безнең хезмәтебез бушлай, кулланучы судка мөрәжәгать иткәндә дәүләт пошлинасыннан да азат ителә.
- Районда сатып алучыларның хокуклары бозылган очраклар еш күзәтеләме?
- 2016 елның 10 аена Балтач районы буенча кулланучылардан 78 мөрәжәгать теркәлгән. Күбрәк телефон аша кулланучыга консультатив ярдәм күрсәтелә. Сатучы тарафыннан сәүдә кагыйдәләрен бозу хакында хәбәр итүчеләр дә бар. Шул исәптән киштәләрдә срогы чыккан товар булуы, үлчәмле товарның, пирогларның, салатларның, үлчәнгән ашамлык товарларының упаковкалары өчен аерым түләү алулары хакында да хәбәр итүчеләр булды.
- Сатып алучының хокуклары бозылган очракта, иң беренче, чиратта нишләргә тиеш?
- Сатып алучының хокуклары бозылган очракта, иң беренч, сәүдә ноктасына, ниндидер аңлашылмаучылык барлыкка килсә, безгә - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәжәгать итүләрен сорар идем. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Һади Такташ урамы, 4 йорт,(салым инспекциясе бинасы, беренче кат). Белешмәләр өчен телефон: 2-44-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250