Якын кешеңне югалтуы бик авыр
Быел сәламәтлеге какшап киткәч, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә еш шалтыраттык, алар килеп, ярдәм итәләр, хәле авыр булганда, хастаханәгә алып китәләр иде
8 июль көнне кадерле тормыш иптәшем, әниебез Нурия Габдулла кызы Лутфуллина вафат булды. Әле Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көндә генә, мин бит җиңү көне баласы, дип 80 яшьлек күркәм юбилеен үткәргән кадерлебез кисәк кенә гүр иясе булып куйды. Ул зур хәрефтән язарлык укытучы иде. Шуңа да аны укучылары бик хөрмәт иттеләр, СПТУда 1978-1981 елларда белем алган шәкертләре юбилеена да барысы бергә зурлап килгәннәр иде, соңгы юлга озатырга да җыелдылар. Нурия Габдулла кызы 1975-1978 елларда Шубанда 1-3 сыйныфларны укытып, аннан СПТУда белем бирә башлады, озак еллар шунда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек иде.
Быел сәламәтлеге какшап киткәч, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә еш шалтыраттык, алар килеп, ярдәм итәләр, хәле авыр булганда, хастаханәгә алып китәләр иде. Вафат буласы көнне дә аны хастаханәгә салып, соңгы сулышын ул шунда алды. Шушы вакытларда безгә гел ярдәм иткән барлык табибларга, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә, шәфкать туташларына бик зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Шулай ук гаиләбезгә килгән авыр кайгы вакытында үзебезне генә калдырмаган туганнарыбыз Равилә, Айрат-Раушания, Рифат-Лилия, Илсур-Ләйсәнгә, күршеләргә һәм монда исемнәре әйтелмәгән, рухи һәм матди ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт. Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Хөрмәтле тормыш иптәшем, кадерле әниебезнең урыны оҗмахта, тар каберләре киң, караңгы гүрләре якты булсын!
Лутфуллиннар гаиләсе,
Норма авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев