Атна ахырына Татарстанда +10 градуска кадәр җылыну көтелә, әмма температура күтәрелү белән бергә регионга яңгырлар һәм көчле җил киләчәк
12 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Температура төнлә +2...-3 градус, көндез 0 дән +4 градуска кадәр булачак. Шул ук вакытта 12 ноябрьдә җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Атна азагында һава торышы үзгәрәчәк.
13 ноябрьдә юеш кар һәм көчле җил көтелә. Көндез һава +3... + 8 градуска кадәр җылыначак. Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, яңгырлар һәм җил көтелә, ә температура +5...+10 градуска кадәр күтәреләчәк.
НТР24
Нет комментариев