Киләсе атна башында көндезге температура +8 + 13 градус тәшкил итәчәк
Татарстанда коры һава атна ахырына кадәр сакланачак. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак, диелә республиканың Гидрометеорология үзәге фаразыннан.
Җомга көнне, 23 октябрьдә, төнлә температура 0дан +5 градуска кадәр булачак, республиканың көнчыгышында -5 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары +9 + 14 градус күрсәтәчәк.
Шимбә төнендә республика буенча температура -1 дән +4 градуска кадәр, урыны белән көнчыгышта -6 градуска кадәр булачак. Якшәмбе төнлә -3 + 2 градус булачак, көнчыгышта урыны белән -5 градуска кадәр суытачак. Көндез ял көннәрендә һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак.
Киләсе атна башында көндезге температура +8 + 13 градус тәшкил итәчәк.
Вести Татарстан
Нет комментариев