Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялларда -22 градуска кадәр суыта?

Яңа атна циклон йогынтысында башланыр дип көтелә. Кар һәм җепшек кар ява.

Ялларда Татарстанда температураның шактый түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Шимбә көнне һава торышына йогынты ясаган циклон төньяк-көнчыгышка китә һәм төбәк аның тыл өлешендә кала. Бераз кар һәм буран көтелә. Шулай ук салкын һава килүе һәм температураның түбәнәюе фаразлана. Төнлә һәм иртән һава температурасы -13..-8 градус, аязган вакытта -17 градус, ә көндез -11..-6 градус тәшкил итәчәк.

15 декабрьдә төнлә һәм иртән аяз һава торышы һәм алга таба температура фонының -18..-17 градуска, урыны белән -22 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Аерым районнарда бераз кар яварга мөмкин. Аннары көндез көнбатыш районнарга атмосфера фронты якынлаша, ул бераз кар алып киләчәк. Һава температурасы -14..-9 градус тәшкил итәчәк.

Яңа атна циклон йогынтысында башланыр дип көтелә. Кар һәм җепшек кар ява. Дүшәмбе төнендә, 16 декабрьдә, һава температурасы -14..-9 градус, алдагы көнне -10..-5 градус, көндез -7..-2 градус тәшкил итәр дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев