Яңа ел – сабыйлар бәйрәме дә
Яңа ел – сабый чакта күңелгә кереп кала торган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки әлеге бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәсең, Яңа ел төне килеп җитә дә, бөтенләй башка төрле яши башлыйсың, дип өметләнәсең
Йөрәк ашкына, җилкенә, әллә кайларга талпына. Шул көннәрдәге күңел халәтен әйтеп- аңлатып бетереп булмый ул... Ә балалар бакчасында тәрбияче дә булып эшләсәң, Яңа ел бәйрәмен балалар белән бергә дүрт күзләп көтеп аласың, сабыйларча сөенәсең, синең кул астында тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен күрү өчен әллә нинди юллар, ысуллар эзлисең. Тәрбияченең табигате менә шулар белән бәйле дә инде. Яңа елга әзерләнү процессы үзе бер күңелле күренеш. Иң элек, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сценарий уйлыйсың, шуның эченә көтелмәгән мизгелләр кертеп җибәрәсең һәм шушы күренеш белән очрашкач, сабыйларның ничек сөенүләрен, аптырап калуларын алдан ук күзаллыйсың. Тәрбияче һөнәре алдан күрә белү сәләте белән дә үзенчәлекле әле ул. Чөнки һәр баланың мөмкинлеген исәпкә алып, аларга җыр-биюләр өйрәтү, сабыйлар өчен бәйрәм киемнәре сайлау да шуның белән бәйле.Балалар бакчасындагы һәр бала Кыш бабайның барлыгына ышана. Шуңа күрә дә бирелгән шигырьләрен тырышып, матур итеп, кычкырып сөйләргә тырыша. Олы яшьтәге Кыш бабай сөйләгән шигыреңне ишетмәсә яки ошатмаса, бөтенләй бүләксез калуың да бар югыйсә! Балаларның эчкерсез сөенүен, шатлануын, куануын күрә белү үзе бер могҗиза бит ул. Моның өчен аерым сәләт кирәк. Ә тәрбияченең һәркайсы менә шул сәләткә ия булырга тиеш. Нәни адымнар белән тормыш сукмакларыннан атлап баручы бала күңеленә үтеп кереп, анда ниләр барлыгын тоемлаучы, сабыйның барлык хыял-өмет-ләрен, теләкләрен чынга ашырырга омтылучы кеше генә тәрбияче булып эшли ала. Ә Яңа ел бәйрәме исә нәниләрнең шул хыялларын чынбарлык итәргә этәргеч бирә. Яңа ел бәйрәме җир йөзендәге бөтен балага да бетмәс-төкәнмәс бәхет-шатлыклар, тәрбиячеләргә яңадан-яңа идеяләр китерсен иде! Иң мөһиме – дөньядагы бер генә бала да авырмасын, сәламәт булсын! Шул вакытта гына тормышның бөтен мәшәкать-ваклыклары онытыла, матурлык күзгә күренә башлый.
Ләйсән Хәлиуллина,
«Катнаш төрдәге «Тургай» Норма балалар бакчасы» тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев