Яңгулдан махсус хәрби операция ветераны сумаладан әйберләр ясый
Кул эшләре аның күңел халәте
Алмаз Шәрхетдинов - Башкортстан якларыннан безнең районга күчеп кайткан егет, Яңгул авылында гаиләсе белән яши.
Махсус хәрби операциягә алынып, көчле бәрелешләрдә аягын югалтып кайтканнан соң, яшәү ямен югалткан Алмаз бик авыр көннәр кичерде, үзен кирәксез кешегә санап йөрәге әрнеде.
Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре хәленә кергәч, районда эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин белән Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйрфанов тырышып җәмгыятькә эшкә урнаштыргач кына күңелләре үзгәреп китә. Кул эшләре аның күңел халәте, җан рәхәте, буш вакытларында нинди генә әйберләр ясамый ул! Хәзер Алмазның ясаган кул хезмәтләреннән башка бер генә күргәзмә дә узмый. Гаиләсе янә ишәергә тора. Сабыйлары исән-сау дөньяга килеп, бәрәкәтле гомерләр кичерергә язсын батыр егетебезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев