Яшел Үзән районында күпфункцияле үзәк төзелеше төгәлләнгән
Проект документлары нигезендә, бина өч функциональ зонаны үз эченә ала
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яшел Үзән районының Акъегет авылында урнашкан күпфункцияле үзәкне төзүчегә проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе Вәли Назмеев, дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте.
Үзәк урамында урнашкан объект 700 кв. метрдан артык мәйданлы бер катлы кирпеч бинадан гыйбарәт. Мәгълүматларга караганда, бинаның конструктив схемасы-каркассыз, кирпеч стеналы.
Проект документлары нигезендә, бина өч функциональ зонаны үз эченә ала: 200 урынлык тамаша залы булган авыл клубы, уку залы һәм китап фонды булган китапханә, шулай ук җирле хакимият биналары.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев