Яшел Үзән шәһәрендә узган фестивальнең зона этабында талантлы яшьләребез урыннар яулады
Төрлесе

Яшел Үзән шәһәрендә узган фестивальнең зона этабында талантлы яшьләребез урыннар яулады

Командалар арасында үзәк хастаханә коллективы 3 урында!

31 октябрь — 1 ноябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә узган фестивальнең зона этабында талантлы яшьләребез чыгыш ясады.

Фестивальнең зона этабы Гала-концертында «Минута славы» номинациясендә «Факел» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Ибраһимов Инсаф, Балтач районы үзәк хастаханәсе терапевты Азат Фәйзрахманов 3 нче, Сосна авылыннан Алисә Ибраһимова 1 урын яулады.

«Музыка» номинациясендә Балтач район үзәк хастаханәсе балалар табибы Диана Зәкиева 3 нче урынга, хастаханәнең бию коллективы 2 нче урынга лаек булды.

Командалар арасында үзәк хастаханә коллективы 3 урында!

Яшьләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев