Яз килә дә көлә: һава торышыннан ниләр көтәргә?
Уҗым яхшы кышлаганга охшап тора, дип тә сөендерде халык синоптигы
Райондашыбыз, халык синоптигы, табигать сынамышлары «профессоры» Әмир абый Шәрәфиев язның болай килүенә бәйле шик-шөбһәләре белән бүлеште. Бу хакта «Ватаным Татарстан» журналисты Алсу Шакирова яза.
– Узган җәйдән бирле ел фасылларының бер-берсенә килеп керүе күзәтелә. Хәтерләсәгез, июнь ае салкынча, яңгырлы булды. Җәйгә май килеп керде ул чакта. Аннары сентябрьнең ничек җылы булганын хәтерлисезме? Әбиләр чуагы, диеште халык, әмма әбиләр чуагы сентябрьнең 14 ләреннән соң гына була әле. Җәйнең дә шулай итеп көзгә керүе иде ул. Декабрьдә кыш килә алмый азапланды, кар яумады, җылы булды. Аннары инде кыш мартка керде, 30 градуслы салкыннар да булды. Язның да янәдән җәйгә керү ихтималы бар, – дип фаразлый Әмир абый.
– Май ахырында, июнь башында кырау төшүе дә мөмкин. Апрельнең яңгырлы булуын электән яратмыйлар. Майга калмый, диләр иде. Менә шунысы куркыта аның. Май аенда бер атна яңгыр яумаса да, зыяны күп булуы бар. Быел яңгырсыз көннәр бер атна гына булса ярый әле... Җәйдә исә, көн озынаеп туктаганнан соң, каргалар бала очырган чорда көчле давыллар булырга мөмкин.
Уҗым яхшы кышлаганга охшап тора, дип тә сөендерде халык синоптигы. Уҗым начар булса, пошилар витаминнарны агач кайрысыннан таба. Быел исә пошиларның уҗымга чыкканын күргән ул.
Халык сынамышларына ышанасызмы, синоптиклар фаразларына колак саласызмы... Ә табигатьнең – үз планы. Кар күп яуды, су басулар булмый калмас, дип борчылуларыбыз да кар сулары белән бергә акты, андый хәвефләр урап узды. Язы да килер, бакчасын да утыртырбыз, уңышын да үстерербез. Җил дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында гына яусын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев