Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Язлар матур хатын-кызлар белән!

И хатын-кыз, и изге зат! Син – җирнең фәрештәсе! Сүзләр аздыр, килә сиңа Хис белән эндәшәсе...

Халыкара хатын-кызлар көненең язның беренче аенда бәйрәм ителүе очраклы түгел. Яз һәм хатын-кыз — асылда бер-берсенә охшаш, алар күңелне дулкынландыра, йөрәкләрне җилкендерә, барыбызны кышкы йокыдан уята, ир-егетләрне батырлыкка өнди.

Язның бу көне гаилә учагын саклаучы хатын-кызга, әниләребезгә, әбиләребезгә, тормышыбызны игелекле иткән һәркемгә рәхмәт хисе белән тулган. Бу көнне без — бабайлар, ир-атлар, әтиләр, егетләр, уллар, оныклар һәм оныкчыклар тагын бер тапкыр хатын-кызларыбызга дөньяны яхшы якка үзгәртү сәләте өчен зур рәхмәт әйтәбез, олылыйбыз, хөрмәтлибез.

Сөйкемле хатын-кызларыбыз, сез безгә, ир-атларга тормышта илһам бирәсез, бертөрле, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Без бит бу тормыштагы мөһим эшләрне бары сезгә ошар өчен генә башкарабыз, шуны белегез!

Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Күзләрегез һәм йөзләрегез гел бәхет белән балкып торсын. Ниндидер сәбәпләр аркасында сезгә авырлыклар китергәнбез икән, түбәнчелек белән гафу үтенәбез. Ышаныгыз, безнең кылган гамәлләребез сезгә ошарга тырышудан, ныграк яратудан яралган. Сезнең кайгыртуыгыз һәм мәхәббәтегез безне балачактан башлап һәрчак озата бара һәм киләчәккә ышаныч бүләк итә.

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз безне, тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләребездә татулык хөкем сөрсен, тормышлар бергә-бергә матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев