Июль 2026 елда ял өчен иң отышлы ай дип аталды
2026 елның июле ял алу өчен иң отышлы айларның берсе булачак
Белгечләр фикеренчә, бу айда иң күп эш көне – 23, шуңа күрә отпускны нәкъ менә июльгә туры китерү финанс ягыннан отышлырак санала, дип яза «Шәһри Казан».
Хезмәт хакын исәпләү тәртибенә күрә, эш көннәре күбрәк булган айларда отпуск алу хезмәткәр өчен файдалырак. Чөнки мондый очракта уртача хезмәт хакы нигезендә түләнә торган отпуск акчалары белән эш хакының аермасы сизелерлек булмый.
Шулай ук 2026 елда ял өчен отышлы айлар исәбенә апрель, сентябрь, октябрь һәм декабрь дә керә. Әлеге айларның һәркайсында 22шәр эш көне булачак.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, отпускны планлаштырганда эш көннәре санына гына түгел, шәхси графикка һәм ял көннәренә дә игътибар итү мөһим. Дөрес планлаштырган очракта, хезмәткәрләр ял вакытын да озайта, шул ук вакытта керемнәрен дә югалтмый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев