Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Июльдә отпуск алу отышлы

Димәк, җәйнең икенче ае ял итү өчен иң отышлы айларның берсе булачак

Күп кенә татарстанлылар, курортларда ял итү өчен, отпускны җәй көне алырга планлаштыра. Ял вакытын дөрес сайласаң, акчаны экономияләргә була. Бу турында «Татар-информ» хәбәр итте.

Хезмәткәргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләренең суммасы айдагы көннәрнең уртача саныннан (29,3) чыгып исәпләнә. Әмма эш көненең бәясе аларның конкрет айдагы санына бәйле. Айда эш көннәре саны никадәр азрак булса, аларның бәясе дә шулкадәр күбрәк. Бу — алынган хезмәт хакының календарь ел дәвамында үзгәрешсез калуы белән аңлатыла. Димәк, иң күп эш көннәре булган айларда ял иткәндә, акчада югалту суммасы кими.

Июль аенда 5 көнлектә эшләүчеләрнең 23 эш көне булачак. Бу — октябрьдә дә шулай. Бу айларда башка айларга караганда эш көне күбрәк. Димәк, җәйнең икенче ае ял итү өчен иң отышлы айларның берсе булачак. Шуңа күрә, акчаны экономияләү максатыннан, июльдә яки октябрьдә ял итәргә планлаштырырга киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев