Әлеге халык әйтеме үзара салым акчасына бик тә туры килә кебек. Чөнки белеп торабыз, һәр түләнгән үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм бу районыбызны төзекләндерүдә зур ярдәм булып тора.
Районыбыз инде өченче ел рәттән үзара салым җыю программасында актив катнашып килә һәм бу һәр җирлектәге күп кенә социаль программаларны уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк. 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасында, шул исәптән Балтач муниципаль районының барлык җирлекләрендә 2017 ел өчен гражданнардан үзара салым акчасы җыю мәсьәләсе буенча референдум узачак. Без шушы уңайдан район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин белән кыска әңгәмә крдык.
- Узган ел район буенча халыктан җыелган үзара салым акчасына республика бюджетыннан 25 миллион 762 мең 600 сум акча кушылып, гомуми сумма 32 миллион сумнан артып китте. Тулаем алганда, әлеге эш һәр җирлектә оешкан төстә оештырылды. Әмма Субаш, Смәел, Сосна, Бөрбаш, Салавыч авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын вакытында җыеп алуга аеруча җаваплы карадылар. Нигездә әлеге акчалар исәбенә авыл урамнарына таш түшәлде, зиратлар чистартылды, койма белән әйләндереп алынды, су трассалары яңартылды. Балтач бистәсендә исә үзара салым акчасына яңа торотуарлар эшләнде, яңа зиратка урын бүленеп бирелеп, әлеге территория коймалап алынды. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчасын җыю буенча резервлар әле бихисап, - ди Илшат Солтанович.
Бүгенге көндә шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. "Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен", дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
- Халык безнең белән аңлашып, үзара салым акчаларының мөһимлеген аңлап яшәсен иде. 2015 елда салым түләмәүчеләргә карата чаралар күрелмәсә дә, 2016 елда үзвакытында түләнелмәгән салымнар өчен административ җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булдык. Мәсәлән, .. авылында яшәүче биш кешелек гаилә үзара салым акчасын түләүдән баш тарта. Әлеге гаиләнең һәр кешесенә 2шәр мең сум штраф салынды. Шуңа өстәп аларның һәрберсе 300 сум үзара салым акчасын да түләргә мәҗбүр булды, чөнки штраф түләү генә, үзара салым акчасын түләүдән азат итми, - ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Үзара салымның тормышларны яхшы якка үзгәртүен танырга кирәк. Авыл урамнарыннан хәзер элеккеге кебек резин итек киеп түгел, туфлиләрдән узабыз. Чөнки юлларга асфальт ук булмаса да, таш җәелде. Үзара салым программасы нигезендә зират тирәләрен чистартып, матурлап торалар. Халыктан җыелган акчага гына әлеге эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Бу акчалар авылның киләчәген яхшыртуга теләктәшлек белдерү генә. Шуңа да халык ярдәм кулын никадәр ныграк сузса, дәүләт тә күләмлерәк ярдәм күрсәтәчәк. Шуны онытмыйк.
...Үзара салым - җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нирнди максатка тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев