Интернетка керүне “Дәүләт хезмәтләре” аша көйләргә мөмкиннәр
“Россиядә 100% ихтималлык белән паспорт буенча интернетка керүне “Госуслуги” порталы аша көйлиячәкләр”,– дип фаразлый
«Синергия» университетының профессор В.В.Дик исемендәге мәгълүмат менеджменты кафедрасы доценты Максим Шошин бу хакта «Газеты.Ru» онлайн-басмасына сөйләгән, дип яза «Шәһри Казан».
Шошин сүзләренчә, югарыдагы гамәлнең файдасы булып балигъ булмаганнарны яклау, ботлар белән көрәш, интернет челтәрендә җаваплылыкны формалаштыру тора. Шулай ук әлеге инициативага каршы килүчеләр дә юк түгел.
Алар фикеренчә, бу рәвешле Интернет белән куллану анонимлыкның һәм хосусыйлыкның тулысынча югалуына, шәхси мәгълүматның читләр кулына эләгү мөмкинлеге үсүенә китерә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев