Йоланың сихри бер көче бар, ди авыл халкы (видео)
Төрлесе

Йоланың сихри бер көче бар, ди авыл халкы (видео)

Рафилне авылдашлары мәчет каршында каршы алган.

Күрше Әтнә районы Ары авылында бик кызыклы гореф-гадәт саклана. Егетләр хәрби хезмәткә киткәндә, агачка кулъяулык бәйләп китә.

Элек клуб янындагы каенга элсәләр, хәзер мәчет каршындагы миләшкә.

Моңа кадәр армиягә китүче егетләр 5-6 булган. Хәзер бик сирәк. Һәрберсе өскәрәк үрелеп бәйләргә тырышкан.

Шушы көннәрдә Ары авылы Рафил Вәлиевны армия сафларыннан каршы алды. Рафил исә миләшкә кульяулык элүче беренче егет.

«Авыл халкы ырым-шырымнарга ышанмый. Әмма бу йоланың сихри бер көче бар», — диләр.

Егетнең туганнары, дуслары кулъяулыкка карап аны искә ала. Шөкер, барысы да исән-сау әйләнеп кайткан. Рафилне авылдашлары мәчет каршында каршы алган.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев