Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Җир йөзендә синнән башка беркем юк кадерлерәк

Әни пешергән ризык, аның тәме, исе, бигрәк тә, Әни исен, әни җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый!

Балачак хәтирәләрен яңарта торган иң тәмле ис – Әни исе, тәмле күкрәк сөте исе, минемчә. Ни өченме? Һәрбер бала әни күкрәгенә сыена, тәмләп сөт суыра, дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерле, аерылып торган ис ул – Әни исе, сөт тәме!

Ә инде үсә төшкәч әниемнең тәмле итеп пешергән икмәк исе иң истә калганы. Без сигез бала үстек, әти-әни белән 10 җан. Әни мичкә ягып, 8 таба ипи сала иде.Таба дигәч тә, хәзерге заман табасы түгел, кырлы-кырлы, түгәрәк махсус ипи табасы бар иде. Артык зур түгел, әз генә биегрәк иде ул. Агач куәстә камыр изә дә, шул табаларга бүлеп сала, ә кабаргач, мичкә тыга. Табалар кырында, алдында утлы күмерләр калдырып, мич капкачын яба. Бераздан бөтен өйгә тәмле ипи исе тарала. Мичтән ипи чыкканны зарыгып көтеп тора идек. Ипи пешкәч һәрберебез аның кибән башын эләктерергә тырыша идек.

Әнием бик зирәк, акыллы иде. Беренче ипинең кибән башын беребезгә бирсә, калганнарын чиратлаштырып калганнарыбызга бирә. Ул ипинең тәмлелеге, исе, бернәрсә белән дә тиңләштерә алмый торган илаһи бер рәхәт ис, аерым тәм!

 

Мәктәпкә укырга киткәч, без кайтышка, мич ягып, кабат күмер өстендә, табага калын телем итеп кисеп, туң маенда кыздырылган тәмле бәрәңге пешә. Аның исе ишекне ачканчы ук, ишек алдына ук тарала. Өйгә кергәч, аның исе тагын да тәмле, тезелеп өстәл янына утырабыз, зур табада кыздырылган бәрәңгенең тәмеее, аның исе! Барыбызга да җитсен дип 4-5 таба бәрәңге кыздыра иде.

Иртә белән уянып, юрган астыннан башны чыгаруга өйгә таралган самовар кайнаган ис хәтердә. Җәй көннәре хәзер ишек алдында самовар кайнату гадәте кире кайтты бит, балачаклар искә төшә, кайнаган самовар әни кайнаткан самоварны хәтерләтә. Әни ясап биргән самовар чәенең тәмен һәркем беләдер, күп итеп сөт салып, кара чәй агызып ясалган ул чәйнең тәме, хуш исе, мәңге онытылмый. Без андый чәй ясап эчә алабызмы соң? Юктыр.

 

Әнинең вафатыннан соң, өйдә әни исе, аның тәмле итеп пешергән ипи, пирог, коймак, бәрәңге исләре бетте. Шул вакытларның авырлыгы, ул исләрне тагын бер генә тапкыр иснәргә, тоярга иде дип хыялланган көннәрем күп булды, әле дә булса хыялланам, искә алам, сагынам!

 

Ике кызым күбрәк минем әнием янында булдылар, туган өйгә барырга яраталар иде, үзем дә әти-әни исән вакытта гел барырга тырыша идем, шуңа күрә алар да еш шунда булдылар. Алар да әбиләренең ипиләрен сагыналар, үзе язган сыер маен кушып пешергән таба бәрәңгесенең тәмен, исен сагыналар. Анысы кызган кетерди бәрәңге түгел, ә ваклап турап, суган кушып, сыер мае салып, каплап пешерелгән бәрәңге иде.

 

Әни пешергән ризык, аның тәме, исе, бигрәк тә, Әни исен, әни җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый! Әниләрне яратып, искә алып яшик! Догаларыбыз алар рухына барып ирешсен, җаннары шат булсын, урыннары җәннәтләрдән булсын.

 

Әнкәйләрне яратырга кирәк,

Искә алыйк аны киткәч тә.

Әни генә бөек була ала,

Күңелләрдә яши, үлгәч тә.

 

Сәлимә Габделхакова,

Яңгул авылы

Автордан: әнием Тәкъминә Мөхәммәдиеваның караңгы гүрләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын. Искә алуым дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев