Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Ирешкән уңышларыбыз — уртак хезмәт нәтиҗәсе

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның район Советы утырышында ясаган чыгышыннан

Узган ел тарихка зур сәяси вакыйгалар — Рәсәй Федерациясе Президенты һәм Татарстан Рес-публикасы 7нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлар сайлаулары елы булып кереп калды. Районыбыз халкы сайлауларда актив катнашып, ил һәм республика мәнфәгатьләре өчен лаек-лы хезмәт итә алырлык кандидатларга тавыш бирделәр.

Районыбыз җирлегендә 33 меңгә якын халык, уннан артык милләт вәкиле яши һәм нәтиҗәле хезмәт куя. 

Кызганыч, хисап елында районда демографик халәт тискәре булып калды. Ел дәвамында барлыгы 335 бала дөньяга килде, 337 кешенең үлеме теркәлде. 106 пар гаилә корды, 45 пар аерылышты.

Тулаем территориаль продукт күләме 14,9 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә (үсеш 15 процент).

Барлыгы 3 миллиард сумнан артык инвестицияләр кертелде.
Урта һәм эре предприя-тиеләрдә 11 айга айлык хезмәт хакы 54 мең 939 сумга җитте (32 процент үсеш).

Структурадан күренгәнчә, җитештерелгән продуктның саллы өлеше, район икътисадының төп тармагы булган авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә. Бүгенге көндә 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 45 фермер хуҗалыгында 2 меңгә якын кеше эш белән тәэмин ителгән.

Узган елгы корылык шартларында бөртеклеләрдән 95 мең тоннага якын икмәк, 1 мең 970 тонна бәрәңге җитештерә алдык. Игенчелектә, гомумән алганда, начар эшләмәдек.

Терлекчелеккә килгән-дә, бүгенге кѳндә район хуҗалыкларында һәм фермерларда 44 мең 300 баш мөгезле эре терлек асрала, һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 61 баш мѳгезле эре терлек туры килә.
Узган ел, шәхси хуҗалык-лардан тыш, 139 мең тоннадан артык сөт җитештерелде (13859 тоннага күбрәк — үсеш 11 процент). Район тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна сөт савып алуга ирештек. Бу зур сан артында күпьеллык хезмәт ята. «Татарстан», «Кызыл юл», «Сосна», «Дуслык», «Кама» хужалыкларының әлеге күрсәткечтә өлешләре зур.
Ит җитештерү алдагы ел белән чагыштырганда 373 тоннага күбрәк булды.
Заман таләпләренә туры килерлек терлекчелек комплекс-лары торгызу юнәлешендә дә эш дәвам итте. «Игенче» хуҗалыгында роботлаштырылган комплексның икенче өлеше файдалануга тапшырылды. «Арбор», «Активист» хуҗалыкларында реконструкция эшләре дәвам итте. «Борнак» хуҗалыгында заманча сөт саву залы төзелде.

Агымдагы елда да терлекчелектәге төзелеш эшләре «Маяк», «Кама», «Борнак», «Яңа тормыш», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда гамәлгә ашырылачак. «Кызыл юл», «Татарстан», «Дуслык» хуҗалыкларында бозаулар торагы төзелешләре дәвам итә. Соңгы елларда барлыгы 9600 баш савым сыерга исәпләнгән 3 миллиард 200 миллион сумлык 11 сөт комплексы файдалануга тапшырылды.

Сугарулы мәйданнарны арттыру зарурлыгыннан чыгып, федераль программа кысаларында «Татарстан» хуҗалыгы 513 гектар мәйданда сугару проектын тормышка ашыра башлады. Быел ул файдалануга тапшырылачак.

Сату бәяләре белән исәплә-гәндә, тулаем 8 миллиард 336 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, хуҗалык кассалары 6 миллиард 480 миллион сумнан артык акча кереме белән тәэмин ителде.

Бу өлкәдә уртача айлык хезмәт хакы 51 мең 954 сумны тәшкил итте. 2025 елга бурыч — хезмәт хакын 67 мең сумга җиткерү.

Район халкының 75 проценты авылда яши һәм нигездә терлекчелек белән шѳгыльләнә. 10 меңгә якын шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның яшәеше район тормышында зур роль уйный. Алар тарафыннан 34 мең 20 тонна сөт җитештерелде. Сөтнең уртача сатып алу бәясе 31 сум 86 тиенне тәшкил итте. Шулай ук 4 мең 200 тонна ит җитештерелде.

Җирле сәнәгатьтә 564 кеше эш белән тәэмин ителгән. Сәнәгать продукциясенең төп өлешен җитештерүче сөт-май комбинаты елны 22 процент үсеш белән тәмамлады.

Сәнәгать тармагына караган предприятиеләрдә хезмәт хакы уртача 47 мең 748 сумны тәшкил итте.

Кече бизнес өлкәсендә барлыгы 908 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. 2024 елда тагын бер ширкәт һәм 21 эшмәкәр эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу өлкәдә 3 меңнән артык кеше эшли, бу экономик актив халыкның 19 проценты.

Бүгенге көндә районда икътисад министрлыгы аша аккредитация үтеп «Балтач» агропаркы һәм «Норма» сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлек алып баралар.

Районда 1899 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп, кондитер ризыклар, ит ярымфабрикатлары, тимердән төрле эшләнмәләр җитештерү, яшелчә үстереп сату белән шөгыльләнәләр, транспорт, чәчтараш хезмәте күрсәтәләр.
Елдагыча төзелеш, капиталь ремонт, төзекләндерү эшләренең зур өлеше республика һәм федераль программалар аша гамәлгә ашырылды.

Хисап елында районда 2 миллиард 700 миллион сумлык төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Биредә 300гә якын кеше эш белән тәэмин ителгән. Уртача айлык хезмәт хакы 60 мең сумга якын.

Узган ел иң күләмле эшләр булып, «Романтик» лагерына, Түбән Кенә мәктәбе, Карадуган авылындагы музейга, Чепья авылындагы «Наз» үзәге биналарына капиталь ремонт ясау, Смәел мәктәбендә ашханә ремонтлау, Шушма елгасы яр буе паркының өченче өлеше, Сәрдек авылында фельдшер-акушерлык пункты, Сизнер авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелешләре тора.

«Чиста су» республика программасы нигезендә, Балтач бистәсендә, Кариле, Сосна, Әтнә авылларында су белән тәэмин итү челтәре яңартылды.
«Безнең ишегалды» программасы районда төгәлләнде.

Автомобиль юлларын һәм юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча 534 миллион сумлык юл эшләре башкарылды (24,4 миллион сумы үзара салым акчасына эшләнде). Шул исәптән, Балтач-Әтнә, Арбор-Шеңшеңәр юллары, Шушма елгасы аша күпер капиталь ремонтланды.

Торак-коммуналь хуҗа-лыклары тарафыннан район халкына һәм оешмаларга 130,5 миллион сумлык хезмәт күрсәтелде.

Хисап елында районның берләштерелгән бюджеты 1 миллиард 770 миллион сум тәшкил итте. Үзебездә җыйналырга тиешле салымнар һәм керемнәр күләме 655 миллион 890 мең сум тупланып, 131 процент үтәлеш тәэмин ителде. Җир һәм милекне файдаланудан, сатудан 23 миллион сумга якын акча керде.

Мәгариф өлкәсендә районыбызның барлык укучылары да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырды. Имтиханнарны 100 баллга тапшыручылар, мәктәпне алтын, көмеш медальгә, Кызыл аттестат белән тәмамлаучы укучыларыбызның булуы — куанычлы күренеш.

Бөтенрәсәй олимпиадаларында да укучыларыбызның уңышлары саллы.
Салавыч күппрофильле лицее укучылары «Иминлек тәгәрмәче» республика конкурсында җиңеп, 89 регион арасыннан Россия күләмендә II урынны яуладылар.

Укытучы-педагоглар, мәгариф коллективлары, ясле-бакча тәрбиячеләре дә сынатмады — ел дәвамында төрле конкурсларда катнашып, шактый грантлар оттылар, призлы урыннар яуладылар.

Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып, районыбыз халкының сәламәтлеген саклау тора. Бу тармакта барлыгы 426 хезмәткәр эшли. Узган елда тугыз табиб кайтып эшли башлады.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансурович булышлыгы белән үзәк хастаханәдә 20 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. 2024 ел башыннан барлык фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчеләре даими рәвештә эшли башладылар.

2024 ел Рәсәйдә — Гаилә, республикабызда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Ел дәвамында әлеге юнәлешләрдә төрле чаралар үткәрелде. Яшь парларыбыз Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар илебезнең башкаласында кабызган гаилә учагы ялкынын республикабызга алып кайтты.
Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Тарихта без эзлебез» республика бәйгесендә Чапшар авылында яшәүче данлыклы Гаязовлар нәселе Гран-при яулады.

Балтач бистәсенең Шушма буе ял паркында барлык авылларның көнкүрешен, гаилә традицияләрен, мәдәниятен тасвирлаган «Шушма моңнары» проекты тормышка ашырылды. 

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында, районыбыз үзешчәннәре Казанда мул әзерләнгән авыл хужалыгы ярминкәсе һәм матур эчтәлекле концерт белән тамашачы алдында уңышлы чыгыш ясады.
«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр фес-тивалендә районыбыз сәнгать коллективлары ел саен матур гына катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Узган ел фестивальнең зона этабы районыбызда узуы белән дә истәлекле булды.

Районда халыкның сәламәт яшәвенә, һәр кешене үз сәламәтлеген саклау өчен актив көрәшчегә әйләндерергә зур игътибар юнәлтелә. Физик культура һәм спорт белән даими 18 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Узган ел районыбыз спортчылары һәм җыелма командалар барлыгы 100дән артык респуб-лика, Рәсәй, дөньякүләм спорт ярышларында катнаштылар. Бөтендөнья БРИКС уеннары кысаларында безнекеләр сынатмады. Муниципаль хезмәткәрләр һәм «Сәламәтлек» спартакиадалары кысаларында призлы урыннарны яуладык.

Районда 10134 пенсионер яши. Узган ел социаль яклау бүлеге аша төрле категорияле гражданнарга 176 миллион сумнан күбрәк дәүләт ярдәмнәре күрсәтелде. Әлеге өлкәдә билгеләнгән социаль гарантияләрне тормышка ашыруны контрольдә тоту, халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен комплекслы хәл итү юнәлешендә мөмкин булган барлык чаралар күрелергә тиеш.

Хисап елында районда 180 җинаять теркәлгән, алдагы ел белән чагыштырганда 32 җинаятькә кимрәк. Җина-ятьчелекнең ачылышы 52 процент.

Соңгы елларда яңа мәгълүмати технологияләр (элемтә чаралары, интернет челтәре, банк карталары, электрон акчалар, һ.б.) кулланып кылынган мошенниклык һәм урлаулар буенча эш аеруча игътибар үзәгендә тора. Даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, кырыкалдарлар кармагына эләгүчеләр һаман да бар.

Ел дәвамында район җитәкчелеге исеменә халыктан барлыгы 637 мөрәҗәгать керде. Мѳрәҗәгатьләрнең шактый өлешен социаль характердагы сораулар (23%), юлларны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре (17%), торак шартларын яхшырту (13%) алып тора. Күпчелеге уңай чишелеш тапты (70%).

Җирле үзидарә орган-нарының җәмгыять тормышында роле бик зур. Елның-елында авыл җирлекләрендә күләмле эшләр башкарылып килә. Шулай да, хәл ителәсе мәсьәләләр күп һәм әлеге юнәлештә безгә эзлекле эш алып бару кирәк.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыктагы сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча эзлек-ле эш оештырылган. Волонтерлар һәм район җитәкчелеге ярдәме белән 88 миллион сумлык, 260 тонна гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды. Егетләрнең гаиләләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Һәркайсына җирлек депутатлары беркетелгән. Гаиләләрдән кергән мѳрәҗәгатьләр оператив рәвештә карала. Бүгенге кѳнгә 400гә якын гариза каралып, район бюджеты, оешма-предприятиеләр һәм халкыбыз кѳче белән 11 миллион сумга якын ярдәм күрсәтелде.

2025 ел — Рәсәйдә һәм Республикабызда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Ел дәвамында әлеге юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эш оештырырбыз дип ышанам.

Быел зур тантана елы — илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Юбилей чарасын тиешле югарылыкта уздыру максатыннан, районда эш планы расланып, махсус комиссия төзелде. Бүгенге көндә юбилей медальләрен ветераннарыбызга тапшырдык.
Шулай ук, сентябрь аенда зур сәяси вакыйга — Республикабыз Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар үткәрү тора.

Хисап елында район халкы өчен мөһим булган барлык мәсьәләләр буенча да без бер-беребезне аңлап эшләдек. Ирешкән уңышлар — хезмәтебезнең уртак нәтиҗәсе. Район үсеше хакына куйган тырышлыгыгыз, кылган игелекле гамәлләрегез өчен районыбыз халкына олы рәхмәтемне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев