Иртәгә, 23 гыйнварда, 33°С ка кадәр суыта
Төрлесе

Иртәгә, 23 гыйнварда, 33°С ка кадәр суыта

Татарстанга -33°С ка кадәр чатнап торган салкыннар якынлаша

Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанда температураның сизелерлек төшүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында һава температурасы -25, -27 градуска җитәргә мөмкин. Татарстанның төньягында һәм көнчыгышында аязган вакытта температураның рекордлы түбән булуы ихтимал -33 градуска кадәр.

Казанда түбән урыннарда шулай ук -25, -27 градуска кадәр суыту көтелә. Көндез республиканың төньяк районнарында салкын -25 градуска кадәр сакланачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев