Исерек килеш шәп машинада җилдергән
Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче, машина йөртүче ул — җинаятьче, дип без күп җирләрдә сөйлибез.
Шуңа да карамастан, бу өлкәдә мондый җинаять кылучылар саны кискен кимеде, дип әйтә алмыйбыз, районыбызда да мондый хәлләр очрап тора.
Әле күптән түгел Балтач суд участогы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судында Россия Федерациясеннең алминистратив хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турындагы эш каралды.
Суд утырышында билгеләп үтелгәнчә, Балтач районының Кугунур авылында яшәүче, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 һәм 2. 7пунктларын бозып, исерек хәлдә, транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итә. Суд утырышында җәлеп ителүче зат хокук бозуы белән ризалашты, үз гаебен таныды. Эшне карау нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында Кодексның 12.8 маддәнең 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турында һәм хокук бозучының 2 төркем инвалид булуын исәпкә алып административ штраф рәвешендә 45000 сум күләмендә административ җәза билгеләнде.
Карар бүгенге көндә законлы көченә кергән.
Балтач суд участогы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суд утырышы секретаре О. А. Мухина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев