Килегез, сез, Смәелгә, күрегез, сез дә, шушы гүзәллек почмагын!
Смәел авылындагы Изгеләр чишмәсен күптән инде ишетеп белсәм дә, аңа кереп, суыннан авыз итә алган юк иде әле.
Тирә-юне шау чәчәктә булган мондый чишмәләр районыбызда сирәк күренеш. Бирегә килүчеләр суыннан тәннәренә шифа ала һәм матурлыгыннан күңел тынычлыгы таба.
Бу матурлыкны тудыруда һәм саклап тотуда Смәелнең өлкән һәм хөрмәтле кешесе Рәис Җиһаншинның тырышлыгы зур.
Килегез, сез, Смәелгә, күрегез, сез дә, шушы гүзәллек почмагын!
Нет комментариев