Изгелек — бөек көч
Яхшылык эшләү үзеңә кайта ул
Бу дөньяга туган һәркемнең бәхетле булып яшисе килә. Нәрсә соң ул бәхет? Яраткан кешең белән гомер кичерүме? Җитеш тормышта яшәүме? Максатларыңа ирешүме? Әллә якыннарыңның бәхетле булуын тоюмы?.. «Бәхет ул — башкаларны бәхетле итү, изгелекләр кылып яшәү», дигәнне дә ишеткән бар. «Шәфкатьлелек», «киңкүңеллелек» кебек төшенчәләр белән аз таныш булган кайберәүләрнең зур дәрәҗә-уңышларга, чиксез матди байлыкларга ирешүен күреп, нәтиҗә ясаучылар, әлбәттә, бу сүзләрдән елмаеп кына куяр. Изгелекнең яманлыкны җиңүе яисә яхшылыкның үзеңә кайтуы турындагы сүзләрне күпләребез әкият кебегрәк кабул итә. Моны аңлап та була кебек. Ә шулай да...
Бу темага сүземне бер мисалдан башлыйсым килә.
Беркөнне яхшы гына таныш кешенең бик боек булуын күреп, хәлләрен сорашмыйча булдыра алмадым. Күңел халәте шундый булгангамы, ачылып китте ул. Ипотекасының калган өлешен түли алмый икән. Банктан шалтыратулар башланган. Югыйсә, чагыштырмача, күп тә калмаган, ләкин ун ел эчендә матди хәле үзгәрү сәбәпле, түләүне башкару бик авырлашкан. Мин аңа ярдәм итә алмый идем, үзен бик кызгандым.
Ә берничә көннән аны тагын очраттым һәм гаҗәпләндем. Йөзе балкып тора, кәефе күтәренке, мине күргәч, елмаеп җибәрде. Билгеле, хәлләрен сорашмыйча булдыра алмадым. Болайрак сөйләде ул:
«Синең белән сөйләшкән теге көн гаҗәеп көн булды бит ул. Минем нинди халәттә икәнне күргән идең, шундый боек хәлдә кайтырга чыктым, автобуска утырдым. Артык борчылуданмы, баш авырта, кан басымы күтәрелде. Утырырга бердәнбер урын калганын күреп, утырдым һәм, авырткан башымны салкын тәрәзәгә терәп, күзләремне йомдым. Ике-өч минут та утыра алмадым, яныма бер апа килеп басып, урынымны аңа бирүемне сорады. Аякларының бик авыртуын әйтте. Кызгандым аны, урын бирдем, авыр гына сумкасын да урнаштырырга ярдәмләштем. „И, рәхмәт, изгелегең үзеңә дә кайтсын“, — диде ул, күзләремә карап.
Өйгә керер алдыннан икмәк, сөт алырга кибеткә сугылырга булдым. Татлы әйберләр киштәсе янында кешеләрнең күпләп җыелганына игътибар иттем. Бик кыйммәтле кәнфитләр сиксән процент ташлама белән сатыла икән. Чөнки яраклылык вакыты аз калган. Бу кәнфитне ашаган бар, аның искиткеч тәмле икәнен беләм. Тартмасына карагач та авызга сулар килде. Тукта, мин әйтәм, үземә шушы шатлыкны булса да бүләк итим әле! Соңгысын чак эләктереп калдым. Һәм шунда ук янымда тагын ялварулы тавыш ишеттем: „Их, мин шушы кәнфитне ташлама белән алыр өчен генә бу кибеткә кердем. Тартмагызны миңа бирегезче, зинһар“. Бу апаны да кызгандым, күкрәгемә кыскан кәнфит тартмасын аңа бирдем.
Кәнфитсез, авырткан баш, начар кәеф белән өйгә кереп барам. Анда тагын күңелсезлек — лифт эшләми. Лифт янында ямансулап торган әбекәй сумкаларын тугызынчы катка күтәрешеп менүемне сорады. Соңыннан бу әбидән дә (көненә өченче тапкыр!) яхшылыгымның үземә кайтуын теләгәнне ишеттем.
Ә фатирга кергәч, телефонымны кулыма алган идем, шаккаттым — миңа зур гына суммада акча күчергәннәр! Нәкъ миңа кирәкле күләмдә диярлек! Аның тарихын сөйләү озак, кыскача болай: еракта яшәүче бик өлкән яшьтәге туганыбыз кеше кертеп тоткан бер фатирын саткан һәм туганнарының балаларына өлеш чыгарырга булган. Менә шулай. Әллә теге апаларның миңа изгелек теләүләре кабул булды, әллә могҗиза бу... Бәлки, очраклылык кынадыр да...»
Бу тарих мине изгелек, яхшылык турында уйлануларга этәрде, күптән түгел укылган бер язма да исемә төште. Аның эчтәлеген кыскача язып үтәсем килә.
Ерак Балтиморның ярлы районында эшләгән табиб Майкл Золликофферның пациентларының күбесе бик фәкыйрь кешеләр була. Үз клиникасын булдыруга ирешкән табиб андыйлардан акча алмый, бушлай дәвалый. Өстәвенә, мондыйларга белем алу буенча төрле курслар, финанс грамоталылыгы буенча лекцияләр һәм башка төрле чаралар оештыра.
Ә былтыр табибның үзендә куркыныч яман шеш табыла һәм аның тиешле дәвалануга страховка акчаларының җитмәве ачыклана. Докторга төшенкелеккә бирелүдән башка чара калмый. Ләкин табибның бәлагә тарыганын ишетеп, элекке пациентлары — аңа чиксез рәхмәтле булган меңгә якын кеше кыска вакыт эчендә 100000 доллардан артык акча җыеп тапшыра һәм гомерен коткарып кала. Дәвалау курслары узып, яңадан эшенә кайткан шәфкатьле докторның даны бөтен дөньяга тарала...
Әйе, мондый мисалларны үзебезнең арада да, дөньяның ерак почмакларында да җитәрлек табып була. Ни генә дисәң дә, изгелек — бөек көч ул. Бу хакта беркөнне ахирәтләрем белән дә сөйләшеп утырдым.
— Изгелек, изгелек, дисез... Дөньяда явыз кешеләр күбрәк кебек тоела миңа кайчак... Кечкенә уңышыңнан да көнләшүчеләр, аяк чалучылар күпме! — дип куйды берсе.
— Шулаен, бәлки, шулайдыр, ләкин кайберәүләрнең явыз ниятләре дә нәтиҗәдә яхшылыкка әверелә, — дип әйтеп куйды икенчесе.
Аның бу хакта җентеклерәк сөйләвен сорадык.
— Бер мисал китерәм, — дип сөйләп китте ул. — Яшь чагым. Яңа гына эшкә урнаштым. Бүлек җитәкчемә ошамадым. Әллә яшьлегемне, әллә матурлыгымны, әллә осталыгымны яратмады, белмәссең. Шуңадырмы, миңа кайбер тәҗрибәле хезмәткәрләрнең дә барысы да эшли алмаган биремнәр куша башлады. Кулларымны төшереп, куркып калмадым. Йокламасам йокламадым, ашамасам ашамадым, барысын да өйрәндем, эшләдем. Тырышлыгымны, сәләтемне башкалар күреп алды, яхшырак урынга, акчалырак эшкә чакырдылар. Хезмәт юлымның башында очраган шул кешегә мин бүген дә аның мине яратмавы өчен рәхмәтлемен. Югыйсә, бүгенге уңышларыма ирешә алмас идем...
Бу уңайдан Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романына
эпиграф буларак алынган Гетеның "Фауст«ыннан цитатасы искә төште:
«Я — часть той силы, что вечно хочет зла и вечно совершает благо». Бик дөрес әйтелгән бит!
Шуңа күрә ни диясе килә? Изге эшләр башкарып, яхшылыклар кылып яшик. Ахыр чиктә безгә юнәлтелгән явызлыкның да яхшылыкка әйләнәчәгенә ышаныйк. Һәрхәлдә, шулай җиңелрәк...
Автор: Ләйсән Якупова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев