Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Каенлыкка кадәр генә...

Беркөнне тукталышта төшке ашка кайтырга дип торам. Бер абзый килеп туктады. Машина эчендә өч кеше бар.

Итәгатьлек саклап:
- Мин Балтачка гына идем, абый, - дим.
- Ярар, утыр, әйдә. Балтачлылар шулай ике адым өчен дә машина көтә инде алар, - диде көлеп.
- Кайлардан кайтып киләсез болай, - дип кызыксынды абзый калган пассажирлардан.
- Балаларны мәктәпкә әзерлибез. Базарга киемнәр алырга килдек, - диделәр.
Сөйләшүләреннән аларның үзара таныш булуларын аңладым.
Абзый янәдән миңа борылып:
- Сиңа, сеңлем, Каенлыкка кадәр генәме? - дип елмаеп алды.
Минем җавапны да көтмичә, сөйли башлады.

- Шулай бервакыт хастаханәгә килгән идем. Бер кыз йөгереп килде дә "абый мине каенлыкка кадәр генә алыгыз әле", ди. Минәйтәм, сеңлем бик пычрак шул каенлыкка барып булмас. Баксаң, Балтачның шундый исемдәге урамы бар икән. Шуңа күрә синнән дә каенлыкка кадәр генәме, дип соравым , - дип елмайды абзый.
Мин исә каенлыкка җиткәч, рәхмәт әйтеп машинадан төшеп калдым. Каенлык урамы тукталышында диюем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250