Кайбер продукцияләр кыйммәтләнгән
Төрлесе

Кайбер продукцияләр кыйммәтләнгән

Яшелчәләрдән барыннан да бигрәк чөгендер (+3,95 сум), шулай ук кишер (+2,87 сум) һәм бәрәңге (+2,30 сум) кыйммәтләнгән

Бер атна эчендә Татарстанда ит, балык, яшелчә һәм чәй кыйммәтләнде, дип яза Татар-информ.

Иң сизелерлек үзгәрешләрнең берсе — тавык итенең бәясе 4 сумга, килограммы 192,74 сумга кадәр арту. Дуңгыз ите бәясе шулай ук 3 сумнан артыгракка арткан һәм 353,56 сум тәшкил иткән.

Туңдырылган балык та 1,40 сумга кыйммәтләнгән, килограммы 281,38 сумга җиткән. Балалар өчен яшелчә консервлары 8,94 сумга кыйммәтләнеп, 698,28 сум тәшкил иткән. Сөт продуктлары бәяләре үзгәрмәгән диярлек, ә менә эремчек 2,14 сумга арзанайган — 463,14 сум.

Тавык йомыркасына бәяләр бераз төшкән — 81,23 сумга кадәр. Кара чәй 6,55 сумга кыйммәтләнеп, 1 145,46 сумга җиткән.

Яшелчәләрдән барыннан да бигрәк чөгендер (+3,95 сум), шулай ук кишер (+2,87 сум) һәм бәрәңге (+2,30 сум) кыйммәтләнгән. Кыяр һәм помидор арзанаюын дәвам итә, аларның бәясе 10 сумнан 19 сумга кадәр төшкән. Җиләк — җимешләрдән бананнар сизелерлек арзанайган — 5 сумга диярлек, 167,71 сумга кадәр.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев