Каюм Насыйри — татар дөньясының якты йолдызы
Балтач районында Каюм Насыйри иҗатына багышланган гамәли конференция узды
Конференция эшендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова, Каюм Насыйри музееның өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нурия Мифтахетдинова, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова катнашты.
Пленар өлештә мөхтәрәм кунакларның һәм дә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Камалованың, Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинованың, Салавыч лицееның тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөбәрҗәт Фатыйхованың, Карадуган гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Гөлүзә Һашимованың чыгышлары тыңланды.
Конференция Каюм Насыйри исемендәге мәртәбәле премиягә ия булган "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы«ннан башланды. Биредә тәрбиячеләр балалар белән бергә Каюм Насыйриның сәламәтлеккә кагылышлы рецептлары, «Агач җимеше белән, кеше эше белән» дигән темага хезмәт тәрбиясе, «Үткәннәрдән килә кайтаваз» дигән юнәлештә «Балачак иле» музее аша «Каюм бабай юлы» буйлап үттеләр. Коллективның фәнни-гамәли хезмәтләре белән биредә 34 ел мөдир булып эшләгән, кырыклап тәрбияви китаплар авторы Зөлфирә Камалова таныштырды.
Чираттагы тукталыш — Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе иде, биредә делегация вәкилләре «Каюм Насыйри — белем чишмәсе» дигән тема буенча укыту эшчәнлегендә «Каюм Насыйри нәсихәтләренә таянып эш итү», «Һәр җәүһәрдә — халык хәзинәсе» дигән күргәзмәләр карадылар, педагогик остаханәләр — «Эз калдырып китү — изгелек», «Туган тел — заманның тере бәйләнеше», «Үсеш ноктасы», «Чиксез мөмкинлекләрне чиксез итү», «Физмат прорыв» та булып, балаларның белем һәм тәҗрибә ягыннан үсеш үзенчәлекләренә сокландылар. Йомгаклау өлеше 2003 елда Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булган Салавыч лицеенда узды. Биредә дә лицейның укыту һәм тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге (укучыларның проект эшләре, төрле юнәлештә фәнни конференцияләрдә җиңү яулаган проектлар, «Минем беренче проектларым» дигән башлангыч сыйныфларның милли тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлеге, «Күңелле балачак» театр түгәрәге, ЮИД хәрәкәте күргәзмәләре) өйрәнелде, бөек мәгърифәтченең тормыш юлы һәм иҗаты тирәнтен калыкты, истәлекләре музыкаль бизәлешләр белән үрелеп барды, чыгышлар, бүләкләнүләр дә лицейда булды.
Мәшһүр мәгърифәт-ченең бөек хезмәтләрен халкыбызга нәкъ тә менә безнең район аша янәдән яшь буыннарга җиткерүне безнең өчен горурлык дип санарга кирәк. Әлеге юнәлештә республика югарылыгында күрсәтерлек тәрбияви, гамәли, фәнни эшләребез бар, шул эшләребез нәтиҗәсендә үсеп җиткән буынның да республика, ил күләмендә нәтиҗәләрен күрәбез икән, монысы инде тырышлыклар юкка булмаган дигән сүз.
Конференциягә Карадуган гимназиясе, балалар бакчасы, Салавыч мәктәбе яхшылап әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев