Кара күлдә гөрлиләр, авылларда тынычлык (+фоторепортаж)
Җәй башыннан гына да республикабыз сулыклары ничәмә-ничә баланың һәм яшүсмернең гомерен алып китте.
Югары Шубан авылы башында урнашкан плотинада коенучыларны күрмәдек. Бары сыерлар гына эсселектән качып, суда сыеныр урын тапканнар иде. Шулай да халык әлеге җирне бик яратып йөри, менә табигатьне хөрмәт итә белү генә бөтен кешегә дә бертөсле бирелмәгән шул, чөнки үз артларыннан җыештырмый, чүпләрен калдырып китүчеләр дә бар. Карадуган авылының Сабантуй мәйданчыгы янәшәсендә урнашкан күлдә шулай ук коенучылар күренмәде, ә менә «Бакый күле»ндә әти-әнисез су коенучы балаларга тап булдык. Алар МЧС формасыннан булган абыйларын күрүгә үк йөгерергә тотындылар, чакыра, чапмагыз, без сезгә тимибез, сөйләшәсебез генә килә, дия торгач берничәсе кире әйләнеп килде. Аларга Рөстәм Габделбәров суда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк булуны өйрәткән памяткалар таратты. Айсылу Исрафиловна исә, су коенырга килгәндә суда йөзә белә торган бер зур кеше булу кирәклеген әйтте. Бу очракта шундый нәтиҗәгә килдем, балалар безне күргәч качуның сәбәбе бер - димәк балалар йөзәргә ярамаганлыкны белә, ләкин гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта нинди телефон номеры җыярга кирәк соң дигән сорауга алар җавап бирмәде. Бары бер-берсенә карап көлеп, бу хәлдән кызык кына таптылар. Бу күлгә су коенырга түгел, балык тотар өчен килсәң генә дә була, чөнки судагы балыкларны күргәч үзем дә бер мәлгә сүзсез калдым.
Кече Лызи авыл җирлегенә керүче «Романтик» лагеры территориясендәге күлдә шулай ук коенырга ярамый. Бу хакта кисәтүче элмә такталары да бар. Субаш авылындагы сулык янына куйган шундый ук кисәтү билгесен икесен юкка чыгарырга өлгергәннәр икән инде, бәлки яшьләр эше, ә бәлки башка хәлләр сәбәпчедер. - Бишне ясатып алып кайтып куйган идем, менә монсы өченчесе инде дип төртеп күрсәтте җирлек башлыгы. Кемгә нәрсәгә кирәклеген дә аңламыйм, - ди Рәнис Борисович. Сосна плотинасында да су коенучы балалар да, зурлар да күренмәде, әллә көннең салкынрак торуы куркыта, әллә күңелсез хәлләр сәбәпче, белмәссең. Кара күл генә гөрли иде бу көнне. Әти-әниләрдән башка гына коенучы балалар да, өлкәннәр дә бар иде монда. Хәтта кайберәүләргә болай итеп кисәтеп йөрүләр ошамады да. Көек плотинасында да су коенучылар бар иде, тик күп түгел. Көек авылына кереп китә торган җирдә калучы күл генә күңелдә шик тудырды. Әллә нинди шомлы җиргә ошап тора ул, анда балалар коенмаса да, су янына да якын бармасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев